Бензин бәясе 5 %ка кыйммәтләнә

2016 елның 24 феврале, чәршәмбе

Россия Финанс министрлыгы 2016 елда бензин бәясенең 5 %ка кыйммәтләнәчәген фаразлый. Бу хакта Федерация Советында чыгышы вакытында министр урынбасары Юрий Зубарев җиткергән.

 

– Бензин бәясе үсүе ел азагына кадәр куллану бәясе индексы кысаларында, әле бераз түбәнрәк тә булачак. Ягулык бәясе 5 % чамасы кыйммәтләнәчәк, – дигән ул. 

 

Ишеткән булсагыз, моңа кадәр РФ финанс министры Антон Силуанов, идарә тармагының 1 апрельдән бензинга акцизларны 2 сумга, ә дизель ягулыгына 1 сумга арттырырга җыенуын җиткергән иде. Бу бюджетка 2016 елда 80 миллион сум акча китерәчәк икән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International