Кичә, 23 февральдә, Казан урамнарыннан 6,1 мең тонна кар төяп түгелгән. Ә кыш башыннан барлыгы 484 мең тоннадан артык кар чыгарылган.
Узган тәүлектә әлеге эшкә 456 юл эшчесе һәм 531 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән. Кичә шулай ук башкала юлларына бозлавыкка каршы 65,5 тонна махсус материал сибелгән.
Бүген урамнарны кардан чистартырга 435 эшче һәм 285 берәмлек техника чыгарга тиеш иде.