Көрәш кыза: #яшел дерби

2016 елның 24 феврале, чәршәмбе

21-22 февральдә КХЛның 16 бәхетле командасы Гагарин Кубогы өчен көрәшне башлап җибәрде. Алда әле мавыктыргыч уеннар көтсә дә, плей-оффның беренче раундында ук кызыклы очрашуларның шаһиты булабыз. “Көнчыгыш”тагы “яшел дерби” – “Ак Барс” – “Салават Юлаев” каршылыгы гына да ни тора!..


Казан Уфаны сайлады

Плей-офф дигәннән, анда эләгү өчен Көнчыгыш конференциядә ахыргы турга кадәр көрәш барды. Кубок өчен юлламадан иң соңгы булып колак каккан команда – Астананың “Барыс”ы булды. “Барыс”ның әле КХЛ тарихында беренче тапкыр гына плей-оффка эләкмәве.

Шулай итеп, КХЛда Гагарин Кубогы өчен ел саен көрәш алып барган 5 команда гына калды. Алар – “Динамо” (Мәскәү), “Ак Барс”, “Металлург” (Магнитогорск), СКА һәм “Салават Юлаев”. Ә 1996-1997 елдан бирле үткәрелә торган Россия чемпионаты тарихына күз салсак, плей-оффта бары ике команда – “Ак Барс” белән “Металлург” кына һәр сезонда да катнашкан.

Казанның “Ак Барс” хоккейчылары быел үз тарихында беренче тапкыр Гагарин Кубогы өчен көрәшне чит мәйданда башлады. Анысына да сөенергә кирәк – даими чемпионатны тотрыксыз чыгышы белән уздырган команданың плей-оффка чыгу-чыкмавы да финишка таба, даими чемпионат төгәлләнергә ике тур кала гына ачыкланды бит.

Аның каравы соңгы турда “Ак Барс”ка плей-оффка көндәш сайлау “мөмкинлеге” бирелде. Дөрес, сайлау мөмкинлеге генә зур түгел иде. Плей-оффны конференциянең икенче-өченче урынындагы командалар белән башларга телисең икән, соңгы турда “Лада”га оттырырга, ә инде “Салават Юлаев” белән очрашасың килсә, Тольятти клубын җиңәргә кирәк иде. “Ак Барс” соңгы вариантны сайлады. Быелгы сезон өчен Уфа клубы иң кулай көндәш иде бугай: “Металлург”ның Данис Зарипов, Сергей Мозякин, Александр Семин кебек хоккейчылары теләсә кайсы матчның язмышын үз файдаларына үзгәртергә сәләтле булса, “Сибирь” командасы “Ак Барс” өчен иң уңайсыз көндәшләрдән санала.  Ә “Салават Юлаев”... Хәер, әлеге көндәш турында сөйләргә дә кирәкми. Зиннәтулла Билалетдинов һәм ул җитәкләгән команда җанатарларга беренче раундта ук азагы ни булып бетәсен фаразлавы да “куркыныч” хоккей маҗарасы бүләк итәргә теләде кебек.

- Бәлки соңгы турда “Лада”га оттырып, “Салават Юлаев” белән очрашудан качарга кирәк булгандыр?” – дип сорадылар Зиннәтулла Билалетдиновтан “Ак Барс” сериянең беренче матчында “Салават Юлаев”ка оттыргач.

- Сез дөрес фикер йөртмисез. Без андый эш белән беркайчан да шөгыльләнмибез. Нәрсә, без “Лада”га оттырырга тиеш идек мәллә? – дип җавап бирде остаз.

Хоккей анонсларын бизәгән “#яшел дерби” сериясенең мавыктыргыч уеннары алда булуы турында сөйли торган сүзләр иде бу.

“Салават”ны отарга кирәк

Быел “Ак Барс” кебек үк сезонны тигез дәрәҗәдә узмаса да, “Салават Юлаев” Казан клубы өчен җитди көндәшлек тудырырга сәләтле. Ике команданың һәр очрашуы мавыктыргыч булды. “Яшел дерби”, “татар-башкорт каршылыгы” буларак бәяләнүче очрашулар, яшерен-батырын түгел, күрше республикалар көндәшлегенә дә әверелә. Шулай булмаса, плей-оффтагы көндәшләре ачыклану белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Ак Барс”  уенчылары, клуб җитәкчелеге һәм тренерларны очрашуга дәшмәс иде дә.

Республика җитәкчесе команданы сезонның беренче бурычын үтәү – плей-оффка чыгу белән котлады, сезонның авырлыклары булса да, плей-офф вакытында даими чемпионат турында онытып торырга кирәклеген ассызыклады. Шул рәвешчә, төп сүз алда торган очрашуга кайтып калды.

Плей-оффта һәр команда бер дәрәҗәдә. Моңа кадәр булганны онытып, алга карап уйныйк. Без – сезнең белән. Команданың җиңүләре – безнең җиңүләр, җиңелүләре дә безнеке. “Салават Юлаев” – җитди, максатчан һәм үзгә команда. Аны җиңәргә һәм алга барырга кирәк, – диде әлеге очрашуда Рөстәм Миңнеханов. – Үткән ел республика һәм команда өчен дә катлаулы булды. Имгәнүләр команданың уенына аяк чалды. Шуңа да карамастан, барысы да чиста биттән башлана.

...Бу урында Татарстанның тагын бер командасы – “Нефтехимик”ны да плей-оффка чыгуы белән котларга кирәктер. Баш тренер Евгений Попихинның плей-оффта әле тәүге чыгышы булса да, “Нефтехимик”ның үз башыннан югары сикерүенә өметләнәбез. Моннан биш ел элек әлеге ике команда плей-оффның беренче раундында ук очрашты. Ул вакытта да “Авангард” – конференция лидеры, ә “Нефтехимик” – плей-оффка иң соңгы юлламаны откан команда иде. Нәкъ быелгы кебек. Ул чакта серия ничек төгәлләнде, дисезме? “Нефтехимик” сериядә - 3:2, ә алтынчы очрашуның 54нче минутында 2:1 исәбенә отып барган килеш, “бәхет кошы”н кулыннан ычкындырган иде. Җиденче матчта “Авангард” серияне үз файдасына төгәлләде. Шулай булгач, бәлки быел үч алырга вакыт җиткәндер?

“Яшелләр” көрәше

...“Яшел дерби” һәр плей-оффта кабатланса да комачау итмәс иде, мөгаен. Ул – һәр сезонның бизәге булырлык. Сигез еллык тарихы булган КХЛда көндәшләрнең быел бишенче тапкыр Гагарин Кубогы өчен көрәштә юллары кисешә. КХЛ оешканчы да аларның ике тапкыр плей-оффта очрашуы тарих битләренә язылган. “Салават Юлаев” 2008 һәм 2011 елларда җиңүен бәйрәм итсә, “Ак Барс” – 2006, 2010, 2012 һәм 2013 елларда өстен чыккан.

Бу - командалар гына түгел, тренерлар каршылыгы да. Моңа кадәрге алты сериянең бишесендә “Ак Барс”ны Зиннәтулла Билалетдинов, ә 2013 елда Владимир Крикунов җитәкләве мәгълүм.

2011 елда, тренерлар штабында Игорь Захаркин булган “Салават Юлаев” Көнчыгыш конференция ярымфиналында “Ак Барс”тан өстен чыгып  (4:1), ахыр чиктә Гагарин Кубогын откан иде. Ә 2010 елда исә Вячеслав Быков һәм Игорь Захаркин командасы, киресенчә, булачак чемпионнар алдында тез чүкте – 2:4.

 Узган сезонда  “Ак Барс”ның Быков һәм Захаркин җитәкләгән СКАга оттырып, “көмеш”ле генә булып калуын да онытырга ярамый. Кем белә, бәлки Билалетдинов “Салават Юлаев”ны тренерыннан үч алу өчен сайлагандыр.

Тагын бер кызыклы каршылык: ике команданың капитаннары Игорь Григоренко белән Александр Свитов заманында бергәләп “Салават Юлаев” составында Гагарин Кубогын откан иде.


Ничек кенә булмасын, быел тарихка кереп калачак очрашуның яңа сәхифәсе языла.
 
КХЛ тарихында. Плей-офф.

2010 ел. “Салават Юлаев” – “Ак Барс” – 2:4.
2011 ел. “Ак Барс” – “Салават Юлаев” – 1:4.
2012 ел. “Ак Барс” – “Салават Юлаев” – 4-2.
2013 ел. “Ак Барс” – “Салават Юлаев” – 4-3.

Әле башы гына

Татарстан командалары серияне җиңелүдән башлады: 22 февральдә “Ак Барс” Уфада “Салават Юлаев”ка – 1:4, ә “Нефтехимик” Омскида “Авангард”ка 1:2 исәбенә оттырды.

Сериянең дүрт җиңүгә кадәр дәвам итүен кабат искә төшерсәк, мавыктыргыч уеннарның алда икәнлегенә шикләнергә кирәкми. 24 февральдә Татарстан командалары чит бозда  икенче очрашуны уздыра. 26 һәм 28 февральдә өченче-дүртенче матчлар Казан һәм Түбән Кама бозларында үтә.


- Кызганычка, үзебез теләгәнчә уен күрсәтә алмадык, – диде беренче очрашудан соң “Ак Барс”ның баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов. – Сәбәбе шунда: “Салават Юлаев” актив, яхшы уен алып барды, безнең капка алдында күп проблемалар тудырды. Безгә кыенга туры килде. Көндәш ялгышырга мәҗбүр итте, шуның аркасында безнең тарафтан кагыйдә бозулар да күп булды.

...Зиннәтулла аганың кәефе кырылуын аңларга була. Бүген “Ак Барс”ка теш кайраучы күпләр аның абынуын көтә һәм шуннан тәм таба. Димәк, үз җанатарларын сөендерү генә түгел, дошманнарны көендерү өчен дә җиңү яуларга кирәк. “Яшел дерби” дәвам итә – әле башы гына.
 
Быел Кубок өчен көрәшүче командалар. 1 раунд:

Көнбатыш конференция:

ЦСКА (Мәскәү) – “Слован” (Братислава) – 2:0, 3:2 (ОТ).

“Йокерит” (Хельсинки) – “Торпедо” (Түбән Новгород) – 4:6, 4:3.

“Локомотив” (Ярославль) – СКА (Санкт-Петербург) – 3:2 (ОТ), 2:3.
“Сочи” (Сочи) – “Динамо” (Мәскәү) – 1:4, 2:3.

Көнчыгыш конференция:

“Авангард” (Омск) – “Нефтехимик” (Түбән Кама) – 2:1.
“Металлург” (Магнитогорск) – “Автомобилист” (Екатеринбург) – 1:2.
“Сибирь” (Новосибирск) – “Адмирал” (Владивосток) – 4:2.
“Салават Юлаев” (Уфа) – “Ак Барс” (Казан) – 4:1.

 


Фәрит САЛИХОВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International