Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Менделеевск районына эш сәфәре кылды. Сәфәренең төп максаты – аммиак, метанол һәм карбамид җитештерү буенча "Аммоний" яңа комплексын эшләтеп җибәрүгә багышланган тантаналы чарада катнашу иде.
ТР Президентын сәфәрдә ТР Премьер-министры урынбасары, сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, "Аммоний" җәмгыяте директорлар советы рәисе Ринат Ханбиков, ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, республика министрлыклары һәм идарә тармагы вәкилләре озата йөри.
Заводка килүгә Рөстәм Миңнеханов комплекс территориясен карады, аннан орператорлар бүлмәсендә аңа предприятие эше белән таныштырдылар һәм производство күрсәткечләре турында хәбәр иттеләр. Аерым алганда, аммиак, метанол һәм карбамид цехлары схемасын тәкъдим иттеләр. Инженерлар сүзләренчә, бүген "Аммоний" проект көченә чыкты, тәүлегенә 615 тонна метанол, 2050 тонна аммиак һәм шул кадәр ук кармбамид җитештерә.
Шуннан Рөстәм Миңнеханов идарә бинасына юнәлде, анда "Аммоний" комплексын ачуга багышланган тантана үткәрелде, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.