Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Япониянең Россиядәге илчелеге миссиясе башлыгы урынбасары Хитоси Озава белән очрашты. Очрашу "Аммоний" заводы территориясендә үтте.
Рөстәм Миңнеханов кунакларга Татарстанда гамәлгә ашырылучы проектларга ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләгәнчә, "Аммоний" заводы төзелеше – Россия Һәм Япониянең нәтиҗәле хезмәттәшлек итү үрнәге ул.
– Без Россия-Япония мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан Республикасы белән Япония арасында элетмәләрне ныгытуга гаять зур игътибар бирәбез. Бүген берничә Япония компаниясе Татарстан предприятиеләре һәм мәгариф учреждениеләре белән хезмәттәшлек итә. Бу эшне алга таба да дәвам итәргә кирәк, – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Очрашу барышында яклар хезмәттәшлек өчен перспектив юнәлешләр турында фикер алыштылар, дип җиткерә Президентның матбугат хезмәте. Аерым алганда, төзелеш, авыл хуҗалыгы, медицина, автомобильләр сәнәгате һәм башка өлкәләрдә мөмкинлекләр ассызыкланган. Шулай ук туризм өлкәсендә хезмәттәшлек итү мөмкинлеге, шул исәптән Казан белән Токио арасында туры авиалиния ачу турында да сүз булган.
Сүз уңаеннан: Рөстәм Миңнеханов бүген "Аммоний" комплексында "Кытай илкүләм химик-инжиниринг корпорациясе" рәисе Юй Цзиньбо белән дә очрашкан.