ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы үткән тәүлеккә транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәре белән уртаклашты.
Кичә, 23 февральдә, Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 244 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 36 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 326 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 263.
Казан аэропортыннан 59 рейс башкарылган: һава юлы буйлап башкаладан 2298 пассажир озатылган, шәһәргә 1547 кеше килгән.