Яңгырлы һава торышы саклана

2016 елның 24 феврале, чәршәмбе

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә – 25 февральдә, болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

 

Республикада яңгыр, пыскак яңгыр һәм юеш кар ява, ди синоптиклар. Урыны белән томан төшә һәм юлларда бозлавык хасил була. Көньяктан талгын җил исә.

 

Татарстанда уртача һава температурасы төнлә – 3 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылы булачак. Көндез исә 1-4 градуска кадәр җылыта.

 

Казанда шулай ук яңгыр ява. Төнге сәгатьләрдә 1 градус салкыннан 1 градуска кадәр җылы булса, көндез 1-3 градус җылы булыр дип фараз кылына

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International