"Алтын алка " турниры

2016 елның 20 феврале, шимбә

Биектау районы үзенең спортчылары белән дан тота. Нинди генә спорт төрен алма, Биктаулылар призлы урыннарда. Зур этәргеч биргәч район башлыгы турнирының бер төре мәктәп укучылары арасында уздырылган "Алтын алка"турниры. Бүген 20 февраль зона турнирын узган дүрт команда финалда Мәмдәл авыл җирлегенә кергән Юртыш авылындагы бозда көч сынашты. Биектау, Әлдермеш, Мәмдәл, Дөбьяз укучылары финал өлешендә иң көчлеләрне ачыкладылар. 1 урынны -Биектауның 1 нче мәктәбе, 2 урын- Дөбьяз, 3 урын- Әлдермеш, боз хуҗалары-Мәмдәл мәктәбе укучылары 4 урынны яуладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International