Гомерем мизгелләре.

2016 елның 20 феврале, шимбә

2015 нче елның декабрь аенда рус теле һәм әдәбияты укытучысы Фирая Абдуллинаның "Гомерем мизгелләре" дип аталган шигырь җыентыгы дөнья күрде. 16 гыйнвар көнне әлеге китапны тәкъдир итү кичәсе үткәрелде. Бәйрәмгә, кунак булып, филология фәннәре докторы, профессор Фоат Галимулла улы Галимуллин; танылган шагыйрә, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Шәмсия Гатуф кызы Җиһангирова; район мәгариф бүлегенең милли эшләр буенча методисты Юнысова Сәлимә Фәндүс кызы; Яшел Үзән районы Карагуҗа урта мәктәбе директоры Фәйзиева З.Ю., татар теле һәм әдәбияты укытучысы Минһаҗева Ә.Ә.; Суыксу урта мәктәбе директоры Камалов М.Р., татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гарипова К.Б., Мәмдәл авыл җирлеге башлыгы Сафиуллин Ф.Г., мәдәният йорты директоры Шакирова Г.Ш. килде. Кичә Фирая ханымның шигырьләре, матур җырлар,дәртле биюләр белән үрелеп барды. Хөрмәтле кунакларыбыз да зур бүләк ясады: Шәмсия ханым җырларын һәм шигырьләрен бүләк итте, Фоат Галимулла улы үзенең бәрхет тавышы белән күңелләрне әсир итте. Кичә бик күңелле үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International