Казанда 330 мең укучы ГТО нормаларын тапшыра

2016 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

Казанда быел Бөтенроссия ГТО комплексы нормаларын 330 мең укучы тапшырырга җыена.

 

Бу хакта шәһәр Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Светлана Вострикова җиткергән. Бүгенге көндә башкала мәктәбендә белем алучы 550 укучы ГТОның алтын билгесенә дәгъва кыла. Узган ел Казанда ГТО нормаларын 24 мең кеше тапшырган – сынау мәйданчыкларына 6 яшьтән алып 74 яшькә кадәргеләр килгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International