Түгелгән кар 456 мең тоннадан арткан

2016 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

Кичә, 17 февральдә, Казанда 536 юл эшчесе һәм 599 берәмлек махсус техника көче белән 5,9 мең тонна кар төяп түгелгән.

 

Юллардагы бозлавыкка каршы 182,8 тонна махсус материал кулланылган. Бүген Казанда юл чистартырга 429 эшче һәм 308 берәмлек техника чыгарга тиеш иде.

 

Кыш башыннан бирле башкала урамнарыннан барлыгы 456 мең тоннадан артык кар түгелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International