Агымдагы ел Татарстан өчен тагын сайлаулар елы булачак. 18 сентябрь көнне Россия Дәүләт Думасына Татарстаннан депутатлар сайланырга тиеш. Башта исә фирка эчендә алдан тавыш бирү (праймериз) оештырыла.
15 февраль көнне Россия Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлыкка кандидат булырга теләүчеләрдән гаризалар кабул итү эшчәнлеге башланып китте. Бүген исә “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы бүлегенә дә шундый өч гариза керде. Беренчеләрдән булып, кандидатлыкка кандидат булу өчен документларын Россиянең Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов тапшырды.
- Яңа сайлауларда катнашу – безнең өчен зур дәрәҗә. Билгеле булганча, “Бердәм Россия” быелгы сайлауларга керер алдыннан кандидатлыкка кандидатларны сайлау буенча өр-яңа форма уйлап тапты. Моңа кадәр кандидатларны партия эчендә генә билгеләсәк, хәзер исә кандидатлыкка кандидат булып теләге булган һәркем теркәлә ала. Моның өчен “Бердәм Россия” партиясе әгъзасы булу да мөһим түгел. Әгәр дә аның программасын халык хупласа, документны кызыклы дип тапса, ул алга таба да көрәшен дәвам иттерә алачак. Шунысы мөһим: Дәүләт Думасына Татарстанны лаеклы итеп күрсәтә алучы, республика өчен мөһим булган законнарның кабул ителүе өстендә актив эшләүче затларны сайлау кирәк, - дип ассызыклады Илдар Гыйльметдинов.
Депутат сүзләренә караганда, бу яңа формат сайлауда катнашырга теләүчеләргә өстәмә җаваплылык өсти. Әле алай гына да түгел, бу чара яшьләр өчен дә юл ача.
- Бу – актив яшьләребезгә үзләрен күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек. Актив яшьләребез белән элемтә урнаштыру “Бердәм Россия” әгъзалары өчен дә әһәмиятле, - дип дәвам итте сүзен Илдар Гыйльметдинов.
Чыннан да, бүген эчке сайлауларга кандидат буларак теркәлү өчен тагын ике кеше документларын тапшырды. Шунысы мөһим: аларның икесе дә – яшьләр. Мәсәлән, Яна Сирюкова хәзерге вакытта КФУ да аспирантурада белем ала, сәясәт темасын өйрәнә.
- Мин университетта укыганда сәяси категорияләрне бары тик бер яктан гына өйрәндем. Хәзер исә үзем өчен сәясәтнең башка ягын ачарга телим. Бу – минем өчен яңа социаль тәҗрибә булачак, - дип үз фикерен белдерде Яна Сирюкова.
Дмитрий Руденко исә - “Яшь гвардия” хәрәкәте әгъзасы. Сәясәт белән кызыксынуы аңа праймеризда катнашу өчен этәргеч булган.
- Минем чын-чынлап сайлауларда катнашып карыйсым килде. Сайлаучы буларак түгел, ә нәкъ менә закон чыгару белән шөгыльләнүче буларак чыгыш ясаячакмын. Идеяләрем дә күп, - дип уртаклашты егет.
Шунысын да билгеләп үтәбез: кандидатлыкка кандидатлардан документлар кабул итү 10 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларны сайлау исә 22 май көнне уздырылачак. Кандидатлыкка кандидатларның агитация чоры исә алар документларын тапшырганнан соң башланып китә һәм 22 майга кадәр дәвам итә. Агитация формаларына килгәндә, болар: халык белән очрашулар уздыру һәм дебатларда катнашу. Һәр кандидат ким дигәндә 2 дебатта катнашырга бурычлы. Әлеге чараларны pg.er.ru сайты аша карап булачак. Шул ук вакытта праймериз турындагы барча кызыклы мәгълүмат та нәкъ менә шушы сайтка урнаштырылыр дип уйланыла.
Рәмзия ЗАКИРОВА