Татарстанда "Сулыш органнары авыруларын профилактикалау" ункөнлеге дәвам итә.
Республикада 15-24 февраль көннәрендә "Сулыш органнары авыруларын профилактикалау" дип исемләнгән ункөнлек уза. Әлеге чара, сулыш юллары авыруларының нәкъ менә салкыннар җиткәч җәелеп китүе белән аңлатыла. Авыру ешрак һава-тамчы юлы белән тарала. Иммунитеты көчсез кешеләр, балалар һәм өлкән яшьтәгеләр аның белән ешрак иза чигә, дип аңлатма бирә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.