"Ак Барс" беренче раундта "Салават Юлаев" белән очраша

2016 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

КХЛның даими чемпионатының соңгы турында "Ак Барс" хоккейчылары Казанда Тольяттиның "Лада" командасын отты.

 

 

 

Шулай итеп, конференциядә 5 нче урында калган "Ак Барс" плей-оффның беренче раундында Уфаның "Салават Юлаев" командасы белән очрашачак.

 

– Җиңү мөһим иде, – диде уеннан соң "Ак Барс"ның баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов. – Бу плей-оффка әзерлек өчен кирәкле уен булды. "Салават Юлаев" – көчле көндәш. Бу сезонда алар ныгыды. Җиңел уеннар көтми. Уфа клубы белән һәрчак мавыктыргыч уеннар гына булды.


"Ак Барс" (Казан) – "Лада" (Тольятти) – 3:1 (2:0, 0:1, 1:0). Голлар: 1:0 Мёллер (Малыхин, Варнаков, 03:52, күплектә), 2:0 Мёллер (Рылов, Азеведо, 05:47), 2:1 Бочаров (Магогин, 27:35), 3:1 Мирнов (Рылов, 42:28).

 

Капкачылар: Галимов – Касутин.

 

Көнчыгыш конференциядә очрашачак парлар:

"Авангард" (Омск) – "Нефтехимик" (Түбән Кама)

"Металлург" (Магнитогорск) – "Автомобилист" (Екатеринбург)

"Сибирь" (Новосибирск) – "Адмирал" (Владивосток)

"Салават Юлаев" (Уфа) – "Ак Барс" (Казан).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International