Аннан үрнәк алабыз

2016 елның 24 гыйнвары, якшәмбе

1 нче сентябрь бүгенгедәй исемдә.  Без, 3 нче сыйныф укучылары, яңа сыйныф җитәкчесен көтәбез. Ниһаять, ишектән якты йөзле, ягымлы карашлы яшь укытучы апа атлап керде. "Нинди батыр йөрәкле кеше 19 малай һәм бер кыздан торган сыйныфны җитәкләргә алынды икән?" - дип таң калгандыр ул вакытта безнең әниләр.

Авырлыклардан курыкмады апабыз, бер тапкыр да ачуланмады ул безне.  Әле югары сыйныфларга укырга килгәч тә, ул безнең  җитәкчебез һәм математика фәненнән мөгаллимәбез булды. Остазымнан үрнәк алып, мин дә укытучылык һөнәрен сайладым. Бүген, горурланып, сыйныф җитәкчемне хезмәттәшем дип атый алам. Сүзем Ямаширмә мәктәбенең математика укытучысы Кәлимуллина Илүсә Илдус кызы турында.
 

Илүсә 1966 нчы елның 21 нче гыйнвар аенда Биектау районының тарихи, изге җирлегендә -  Татар Әйшәсе авылында дөньяга килә. Илүсә Илдус кызы - данлыклы укытучылар нәселенең лаеклы дәвамчысы. Аның бабасы Ермаков Вәли Татар Әйшәсе авылында мәктәп директоры була, Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югала.  Вәли абзыйның олы кызы Дания апа озак еллар буе Ямаширмә мәктәбендә татар теле укытучысы булып эшли. Аның уллары Шакирҗанов Рәшит һәм Илшатлар - фән эшлеклеләре. Икенче кызы Әнисә апа күрше Мүлмә мәктәбендә немец теле укыта. Өченче кызлары Рузидә исә тел белгече, "Ялкын" журналында хезмәт куя. Вәли абзыйның ир балалары туган авылларына тугрылыклы чын җир уллары булалар, татар халкының горурлыгы булырлык кызлар үстерәләр. Әнәснең кызы Миләүшә  -  бүгенге көндә Яр Чаллы драма театрының халык артисткасы. Илдусның кызы Илүсә мөгаллимлек эшен дәвам итә.

Илүсә Илдус кызы  Татар Әйшәсенең сигезьеллык мәктәбендә белем алганнан соң, Арчаның 2нче мәктәбен алтын медальгә тәмамлый. 1982нче елда Казан дәүләт педагогика институтының физика-математика факультетына укырга керә. Математика укытучысы дипломын алгач, бер ел Ташлы Кавал мәктәбендә эшли. 1986 нчы елны Ямаширмә авылының иң тырыш егете Кәлимуллин Рашат белән гаилә корып яши башлыйлар. Илүсә каенанасына - уңган килен, тормыш иптәшенә -  сөекле хатын, кызларына - кайгыртучан ана. Рашат белән Илүсә өч кыз бала тәрбияләп үстерәләр. Әтиләре Рашатның ир бала үстерү хыялын кызлары тормышка ашыра, бүгенге көндә аларның дүрт оныгы-дүрт малайлары үсеп килә. Кызлары Чулпан һәм Дилбәр әниләре кебек җыр-моңга гашыйк. Күптөрле җыр фестивальләрендә катнашып, лауреат булдылар. Авылыбыздагы бәйрәмнәр дә алардан башка узмый, кызлары җырласа, Илүсә ханым өздереп баянда уйный. Соңгы елларда алар тамадалык эшчәнлеген дә башлап җибәрделәр, гаилә бәйрәмнәре үткәрәләр.
 

Илүсә Илдус кызы -  күпкырлы талант иясе. Оста музыкант кына түгел, яхшы спортчы да әле ул. Укытучылар спартакиадасында актив катнаша, шахмат ярышларында гел алдынгы урыннарны яулый, канат тарту, кул көрәшендә дә аңа тиңнәр юк. Илүсә Кәлимуллина  16 ел машина йөртү стажы булган автоледи да әле.
 

Шул ук вакытта мәктәптә дә үз эшенең остасы, белемле педагог буларак хөрмәт казана. 1988 нче елдан Илүсә Илдус кызы Ямаширмә мәктәбендә башта бер ел башлангыч сыйныфлар мөгаллимәсе, бүгенге көнгә кадәр математика укытучысы вазифаларын башкара. Ул йөзләгән укучыда математика фәненә карата кызыксыну уятты. Аның укучысы Галиева Әдилә район олимпиадаларында җиңү яулап, республика күләмендә уңышка иреште. Укучылары математикадан сынауларны әйбәт  үтәләр.
Илүсә Илдус кызы -  сабыр, тыйнак, ярдәмчел шәхес. Ул бик тә сизгер күңелле, берәүгә дә авыр сүз әйтә белмәүче, ләкин гаделлекне яклаучы кеше, һәркемнең шатлыгын да, кайгысын да йөрәге аша уздыра, авырлыкларга бирешми, тормышка күтәренке күңел белән  карый. Илүсә Илдус кызы кыенлыклар алдында югалып калмый, җиңә, алга бара, яңа юллар эзли, катлаулы тормыш мәсьәләләрен чишә, әйткән сүзендә тора белә, уйлаганын эшли.
 

Илүсә Илдус кызы гыйнварда 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә Ч. ГАЛИӘХМӘТОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International