Рөстәм Миңнеханов: "Гаиләдә кечкенә балалар булганда, без берничек тә газны сүндереп куя алмыйбыз".

2016 елның 16 гыйнвары, шимбә

Лениногорскидагы янгыннан соң, республика киңәшмәсе узды. Анда социаль рискта булган гражданнар белән эш алып бару турыннда сөйләштеләр.

 

Татарстанның гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин, Татарстан Президенты карары белән, күпбалалаы һәм имн булмаган гаиләләр белән янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик эшләр алып барылуын белдерде.

 

– Гаиләдә кечкенә балалар булганда, без берничек тә газны сүндереп куя алмыйбыз. Аңлашыла, әлбәттә, авыр гаиләләр була, ата-аналар да төрле. Ләкин бит балалар гаепле түгел, ә без, беренче чиратта, сабыйлар турында кайгыртырга тиеш, – диде Рөстәм Миңнеханов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International