"Аэрофлот" авиакомпаниясе 16, 17 гыйнвар көннәренә Шереметьево-Казан рейсларын башкармаячак. Cәбәбе – көчле кар яву. Моның турында аның рәсми сайтында хәбәр ителә.
Кире кагылган рейслар исемлегенә Шереметьево- Казан юнәлеше буенча ике рейс эләккән. Шулай ук 17 гыйнвар көнендәге Шеремтьево - Түбән Кама рейсы да башкарылмаячак.
Бөтен пассажирларны киләсе самолетлар белән җибәрергә телиләр.