Миңнеханов Путинга нәрсә сөйләгән?

2016 елның 16 гыйнвары, шимбә

Кичә Күзәтү советы утырышы барышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин белән очрашты. 

Үз чыгышында Миңнеханов пилоттан башка автомобиль итү "Автонет"  проекты турында сөйләде. Әлеге проектны КАМАЗ җитештерүчеләр тормышка ашыра. 

 

Моннан тыш, Татарстан Президенты Россия илбашына аның Татарстанга булачак киләсе сәфәрендә КАМАЗны биналар гына түгел, ә анда кулланыла торган технологияләр ягыннан да күрсәтергә теләвен җиткерде. "Стратегик инициативалар агентлыгы" 18 кешене өйрәткән инструкторларны тәкъдим итте. Бу теманы шулай ук КАМАЗ ширкәте алып бара. Әлеге проектка без вузларны да җәлеп итәргә җыенабыз", – дңиде Миңнеханов.

 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук WorldSkills дөнья чемпионатына әзерләнү өчен Россия Хөкүмәте тарафыннан да ярдәм итүне сорады.

 

Сөйләшү ахырында Путин "КАМАЗ-Мастер" узышчыларының "Дакар"да катнашулары белән кызыксынып, аларга уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International