Кышын урамнарны кардан чистарту авыл халкының чын мәгънәсендә баш бәласенә әверелә. Кар көртләренең машиналар хәрәкәтенә комачаулавы, абый-апалар, әби-бабайлар һәм бала-чаганың урамда тездән кар ерып йөрүе гадәти хәлгә әйләнә... Хәер, соңгы елларда бу проблеманы хәл итү юллары табыла башлады кебек...
Чыннан да, хәзерге вакытта Татарстанда “кар астында калган авыллар” проблемасы элеккеге кебек үк актуаль түгел. Авыл халкы ничек итсә итә, юлларны кардан чистарту җаен таба. Бу аңлашыла да, хәзерге вакытта һәр йортта диярлек җиңел машина бар бит. Әби-бабайлар, ял көннәре җитте исә, кыз һәм улларын, оныкларын каршы алырга әзерләнә...
Авыл юлларын чистарту мәсьәләсенә район җитәкчелеге дә битараф кала алмый, билгеле. Янгын чыга калса, берәрсенә ашыгыч ярдәм кирәк булса, махсус транспорт чаралары тиешле урынга тиз арада барып җитәргә тиеш бит...
Әйтергә кирәк, республика бюджетында юлларны карап тоту өчен районнарга билгеле бер күләмдә акча бүлеп бирелә. Тик аларны төбәк юлларын һәм әлеге трассалар белән авылларны тоташтыра торган кишәрлекләрне чистартуга гына тоталар. Авыл урамнарын кардан арындыру тулысынча җирле үзидарәгә йөкләнгән. Аларның ничек эшләвен ачыкларга теләсәң, кышын җирле үзидарә карамагындагы авылга барып карау да җитә.
“Көрәк тотып, үзебез чыгабыз”
Кызганыч, җирле үзидарәләрнең кыл да кыймылдатмавына зарланучылар һаман да шактый. Урамнарны кардан арындыру өчен халыкның үзенә тырышырга туры килә. Мәсәлән, Кукмара районының Кызыл Октябрь һәм Пүчинкә-Кучук авылларында юлларны кардан арындыру мәсьәләсе биредә гомер итүчеләрнең үзәгенә үткән. Кызыл Октябрьдә яшәүчеләр исә, аптырагач, юлларны чистартырга көрәк тотып, үзләре чыгып китә икән.
- Безнең авыл бик кечкенә: нибары 12-15 хуҗалыктыр. Шуңа күрә һәрвакыт игътибардан читтә калабыз. Бик интегәбез инде. Авыл советына озаклап шалтыратсаң, ишетәләр инде анысы: килеп, чистартып китәләр. Ә иртәләрен кешенең эшкә барасы бар бит. Нишлисең, көрәк тотып, юлларны кардан чистартырга үзебез чыгып китәбез. Авылыбыз кечкенә булса да, биредә дә кешеләр яши ләбаса... - ди Кызыл Октябрь авылында гомер итүче Миңнур ханым.
Хәер, бу проблема зур авылларга да хас икән. Мәсәлән, Пүчинкә-Кучук авылын гына алыйк. Биредә юлларны кардан арындыру проблемасы шулай ук актуаль.
- Минем сеңлем шушы авылның яңа урамында яши. Яшьләр урамы булуга карамастан, аны бөтенләй чистартмыйлар. Биредә яшәүчеләргә машиналарын башка урамда калдырып йөрергә туры килә, - ди Миңнур ханым.
Янгын сүндерү машинасы да үтә алмаган
Әйтергә кирәк, авыл юлларын кардан чистарту проблемасы белән мөрәҗәгать итүчеләр “Халык контроле” сайтында да җитәрлек. Аларның кайберләрен укучыларыбыз игътибарына да тәкъдим итәбез.
- Безнең авылда бер генә урам да чистартылмый. Ленин урамы да, Яшьләр урамы да кар көрте белән капланган. 2015 елда кардан чистартылмаган урам аша дөрләп янучы йорт янына янгын сүндерү машинасы да үтә алмады хәтта... - дип яза Аксубай районының Черемушка авылында яшәүче Ирина исемле ханым.
Әлеге шикаять “Халы контроле” порталына 8 гыйнварда урнаштырылган. 11 гыйнварда исә Аксубай районы Башкарма комитеты бу проблеманың тулысынча хәл ителүе турында хәбәр калдырган.
Шушы ук районның Иске Ибрай авылында яшәүчеләрне дә әлеге проблема борчый. Биредә юлларның кыш башыннан бирле чистартылганы юк икән.
- Авылның Үзәк урамыннан көн саен халык йөри. Кемдер мәктәпкә бара, мәчеткә, хастаханәгә илтүче юл да шушыннан уза. Тик биредә юл бөтенләй юк. Кичләрен исә кап-караңгы - махсус яткырткычлар эшләми. Ә бит авыл урамы кар явып үткән саен чистартылырга тиештер. Өстәвенә, авыл советы юлларны карап тоту буенча грантка лаек булды: махсус трактор кайтартылды. Кызганыч, бу өлкәдә алга китеш һаман да юк... - дип зарлана авыл халкы сайт аша.
Безгә билгеле булганча, шушы көннәрдә бу проблема район җитәкчелеге тарафыннан уңай якка хәл ителгән.
Юлларны кардан чистарту мәсьәләсе азнакайлыларның да үзәгенә үткән. Шәһәрнең Сандугач урамында яшәүче күпбалалы гаилә юл булмаудан зарлана.
- Безнең машинада үз йортыбызга кадәр кайтып җитә алганыбыз юк. Юлны кар күмеп киткәнлектән, автомобильне урам башында ук калдырып йөрергә туры килә, - дип яза үзен Эдуард Г. дип таныштырган интернет-кулланучы.
Әйтергә кирәк, район җитәкчелеге бу мөрәҗәгать буенча эшне бер атнада төгәлләгән.
Агрофирмалар ярдәмгә килә
Чыннан да, соңгы вакытта республикада махсус грантка лаек булып, юлларны карап тоту өчен трактор сатып алган хуҗалыклар арта башлаган. Кул астында үз транспорт чарасы булмаган намуслы җирле үзидарә җитәкчеләре исә ярдәм сорап, агрофирма һәм фермерларга мөрәҗәгать итә.
- Бездә төбәк юллары өчен “Татавтодор” һәм “Татнефтедор” компаниясенең Азнакайдагы идарәсе җавап бирә. Алар юлларны карданчистарту эшенә бик җитди карый. Барысын да вакытында башкаралар – бернинди дә шикаять ишеткәнебез юк. Ә авыл эчендәге юллар өчен, чыннан да, җирле үзидарә җаваплы. Аларга күп очракта агрофирмалар ярдәмгә килә. Үзләре дә шушы авылларда гомер иткәч, бу мәсьәләнең җитдилеген төгәл аңлыйлар, шуңа күрә ярдәм итүдән баш тартмыйлар, - ди Сарман районы Башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлеге җитәкчесе Флер Әхмәтшин.
Шул рәвешле, авыл җирлекләрендә урамнарны кардан чистарту мәсьәләсе һаман да шактый актуаль булып кала. Бу мәсьәлә тулысынча хәл ителсен өчен җирле үзидарәләрнең үз эшләренә җаваплы каравы кирәк шул. Битарафлык фаҗигале нәтиҗәләргә китермәсен өчен, проблеманы вакытында хәл итүең хәерлерәк, югыйсә...
Рәмзия ЗАКИРОВА