Саннарда нинди романтика булсын инде, диярсез сез. Әмма шулай да саннар телен иң эчтәлекле, иң зур күләмле, кызыклы һәм мавыктыргыч дип санаучы кешеләр дә бар. Гомеренең 23 елын финанс хезмәткәре бурычларын башкаруга багышлаган Роза Габдрәхим кызы Дәүличарова нәкъ менә шундыйларның берсе. Мәктәп тәмамлаганнан соң ул төгәл фәннәрне сайлый һәм сайлаган һөнәренә гомергә тугры булып кала. Шушы көннәрдә аның матур юбилее. 55 яшьтә кешегә ике "бишле" куела диләр. Һәм монысы да аңа туры килеп тора.
Роза Габдрәхим кызы Дәүличарова Биектау районында бик күпләр хөрмәт итә торган мәртәбәле кеше. Аның район үсешенә һәм чәчәк атуына керткән өлеше гаять зур. Финанс тармагындагы эшчәнлеген моннан 25 еллап элек башлады. 1983 нче елда Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлап, программалаучы инженер булып ГИПОга эшкә урнашты, 1989 елдан Биектау райпосында экономист булып эшләде.
1993 елдан финанс тармагында хезмәт баскычыннан югары күтәрелә башлады. Башта ул районның финанс бүлегендә II категорияле белгеч булып эшләде. Зур игътибарлылык, белемне даими яңартып торуны таләп итә торган әлеге катлаулы һөнәрнең барлык нечкәлекләрен өйрәнде. Гади белгечтән Биектау районының финанс-бюджет палатасы рәисенә кадәрге юлны узып, һөнәри камиллеккә иреште. Роза Габдрәхим кызының булдыклы һәм сизгер җитәкчелегендә районның финанс хезмәте бюджетны төзү һәм башкару буенча төгәл җайга салынган системага әверелде. Үз эшеңне җиренә җиткереп башкару бюджетның керем өлешен һәм чыгым йөкләмәләрен уңышлы башкарырга мөмкинлек бирә. Ул районда гына түгел, ә бәлки республикада да җирле үзидарә органнарын төзүгә һәм үзгәртеп коруга бик зур өлеш кертте. Һәм бу тырышлык игътибар үзәгеннән читтә калмады. 2002 нче елда Роза Габдрәхим кызына Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә "Татарстан Республикасының атказанган экономисты" дигән мактаулы исем бирелде. Россия Федерациясе Президенты Указы белән 2003 нче елда "Бөтенроссия халык санын алудагы казанышлары өчен" дигән медальгә лаек булды, ә 2005 нче елда "Казанның 1000 еллыгы хөрмәтенә" дигән медаль белән бүләкләнде. 2011 нче елда Дәүличарованы озак еллар намус белән эшләгәне, икътисад һәм финанс эшчәнлегендә ирешкән уңышлары өчен Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә "Фидакарь хезмәте өчен" дигән медаль белән бүләкләделәр. Ул шулай ук район һәм республиканың Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Тынгысыз холкы һәм яшәү кануннары Роза Габдрәхим кызына ирешелгәндә туктап калырга ирек бирми. Ул тәҗрибәсен тулыландырып тора. Дәүләт милкенә идарә итү буенча ТР Дәүләт Комитетында, ТРның Финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты каршындагы курсларда, хакимиятнең Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы вәкаләтле органнары хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү курсларында белемен арттырып тора. Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә финанс-бюджет палатасы коллективы 2015 нче елда "Җәмәгатьчелек финансына идарә итү тармагында иң яхшы муниципаль берәмлек" дип аталган VIII Бөтенроссия конкурсында җиңеп чыкты. Болар барысы да аның тирән белемле, барлык яңалыклардан хәбәрдар җитәкче икәнлеген күрсәтә. Таләпчән, әмма сизгер күңелле һәм гадел булганга, үз буйсынуындагыларның күркәм башлангычларын беркайчан да кире какмый. Коллективка дөрес юнәлеш бирә һәм акыллы киңәшен кызганмый. Финанс-бюджет палатасы Роза Габдрәхим кызының оста җитәкчелегендә тату һәм бердәм эшли.
Ул 55 яшьлек юбилеен зур уңышлар, матур казанышлар белән каршылый. Ул үзенең булдыклылыгы, һөнәри осталыгы һәм зирәк җитәкче булуы белән генә түгел, ә бәлки кайгыртучан ана булуы белән дә танылды. Ул менә дигән ике кыз үстерде. Альбина да, Луиза да Казанның дәрәҗәле югары уку йортларында белем алдылар. Хәзер сайлаган белгечлекләре буенча эшлиләр. Хәзер алар үз гаиләләре белән мөстәкыйль яшиләр. Олы кызы Альбина Татарстан Республикасының Югары судында судья ярдәмчесе, ә Луиза - "Теплосервис" учреждениесендә белгеч. Бу уңышларның барысына да алар, әлбәттә, яратып тәрбияләгән, балаларының табигый сәләтләрен үстереп, аларга тиешле юнәлеш бирә алган әниләре тырышлыгы белән ирештеләр.
Роза Габдрәхим кызы - киң күңелле, кешелекле, ягымлы кеше, якыннарын, балаларын, кияүләрен хөрмәт итә, оныгы өчен җан атып тора.
Финанс-бюджет палатасы сезне ихлас күңелдән юбилеегыз белән котлый! Сез якыннарыгыз өчен тормыш сукмакларыннан ышанычлы адымнар белән атларга ярдәм итүче якты йолдыз булып балкыйсыз. Ә безнең өчен сез - сизгер, итагатьле иптәш, үз эшенең остасы. Бүген сездәге сәләткә, хатын-кыз гүзәллегенә, бәйсезлегегезгә, көчле холкыгызга сокланып туя алмыйбыз. Шушындый матур көндә гаилә бәхете, иминлек, яшьлек чибәрлеге һәм сәламәтлегегезнең күп, бик күп елларга җитәрлек булуын телибез. Бу көн сезгә шатлык һәм уңышлар, өмет-хыяллар, гаиләгезгә тынычлык алып килсен. Уңышлар юлдаш булсын! Юбилеегыз белән, хөрмәтле Роза Габдрәхимовна!
Финанс-бюджет палатасы коллективы