13 январь көнне Алан-Бәксәр авыл җирлегендә халык җыены булып узды.

2016 елның 15 гыйнвары, җомга
13 январь көнне Алан-Бәксәр авыл җирлегендә халык җыены булып узды. Халык белән очрашуга Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сабирҗанов Р.Р., төзелеш буенча урынбасары Шайдуллин Д.Ф., Биектау муниципаль районы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Хасбеев Р.Р. килде. Халык алдында 2015 елга отчет доклады белән Алан-Бәксәр җирлеге башлыгы Зөхрә Гарифуллина чыгыш ясады, шулай ук узган елда эшләнгән эшләргә мәктәп директоры Надежда Галимзянова, балалар бакчасы мөдире Айсылу Галявиева, мәдәният йорты мөдире Миләүшә Ахметханова, Әсән ширкәте директоры Зөлфия Абдрахманова хисап тоттылар. Йомгаклау өлешендә Ринат Сабирҗанов чыгыш ясады, үткән елда районыбызда башкарылган эшләр, киләчәккә планнар белән таныштырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International