Федераль татар милли-мәдәни мохтарияте балаларга “Әбием әкиятләре” дип исемләнгән татар курчак театрлары бүләк итә.
Әлеге проект Татарстанның Икътисад һәм Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыклары финанс ярдәме белән тормышка ашырылган иде. Ул балаларның иҗади сәләтен үстерү, яшь буынны халык традицияләре һәм мәдәнияте белән таныштыру максатын тота. Өстәлгә куелучы сәхнә, декорацияләр, 24 курчак, рус һәм татар телләрендә язылган әкият текстларыннан торган курчак театры комплектлары Россия төбәкләрендәге Татар милли-мәдәни үзәкләренә таратыла. “Шомбай”, “Өч кыз", “Васыять", “Кәҗә белән сарык”, “Зирәк карт” кебек барлыгы җиде татар халык әкиятен бөтен гаилә, дуслар белән, шулай ук балалар бакчаларында уйнап була.