Татарстан җитәкчелеге тарихи мирасыбыз турында даими кайгыртып тора. Узган якшәмбедә Президент Рөстәм Миңннеханов республика дәрәҗәсендә мәдәни мирас объекты - Изге Рух төшүе чиркәвендә булды.
Тарих битләренә күз салсак, гыйбадәтханә 1731-1735 елларда Сукно бистәсендә төзелә һәм революциягә кадәр Казанда иң зурларның берсе була, ул 4 меңгә кадәр кеше сыйдыра. Чиркәү шәһәрләрдә булган эре янгыннарның берсендә дә зыян күрми.
Гыйбадәтханә Татарстанда архитектура һәм тарихи яктан зур әһәмияткә ия. Нәкъ менә биредә киләчәктә бөек опера җырчысы булачак 9 яшьлек Федор Шаляпин чиркәү хорында җырлаган. Советлар заманында гыйбадәтханәне талыйлар, аның зиннәтле эчке бизәлеше, гөмбәзе һәм баскычлы чиркәү манарасы юк ителә. 1930 елдан аны клуб урынына кулланалар, аннан биредә курчак театры була.
2012 елда бинаны Рус Православ чиркәвенә кайтаралар. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә быел ноябрь аенда төзекләндерелгән гыйбадәтханә яңадан мәхәлләсенә ишекләрен ача.
Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан чиркәүне изгеләндерү чарасын үткәрде. Чара тәмамлануга бирегә Рөстәм Миңнеханов килде, дип хәбәр итә Татарстан хөкүмәте сайты. Ул руханилар һәм чиркәүгә килгән кешеләр белән аралашты, аларны чиркәү ачылуы белән котлады. "Миңа бүгенге гыйбадәт кылу чарасы 85 елдан соң беренче мәртәбә уздырыла диделәр. Күп еллар үткән, - дип билгеләде ул. - Без бергә бу көнгә якынлаштык. Чиркәүне ачу - республикабыз өчен гаять зур вакыйга". Татарстан митрополиясе башлыгы Феофан, үз чиратында, Рөстәм Миңнехановка ярдәме өчен рәхмәт белдерде.
Татарстан Президенты Казанда Казан Изге ана иконасы соборын төзү максаты торуын да ассызыклап узды.
Якшәмбе көнне шулай ук Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендә яңа төзелеш мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә Париж Коммунасы, Мәскәү, Тихомирнов, Һ.Такташ һәм башка урамнарда яңа объектлар төзү проектлары тәкъдим ителде. Татарстан Президенты шәһәр архитектурасын яңа биналар бозмасын өчен төзүчеләр эшен әйбәтләп күзәтергә һәм тикшереп торырга кушты, дип яза хөкүмәт сайты.
Рөстәм Миңнеханов «Казан» милли-мәдәни үзәге белән янәшә күп катлы җир асты парковкасы проектына аерым тукталды. Аның сүзләренчә, бу корылма шәһәр үзәген автомобильләрдән шактый арындырачак. Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова билгеләп үткәнчә, «Казан» ММҮ – туристлар яратып йөри торган урын, шуңа күрә төзү эшләре вакытында бинага керү юлын япмаска һәм турфирмаларга һәм экскурсоводларга Казанның Меңьеллыгы музеена керү режимын җиткерергә кирәк.
Казанның тарихи үзәгендә барлык төзелеш гамәлләре республика җитәкчелеге белән килештерелергә тиеш, дип кисәтте үз чыгышында Президент. Транспорт коллапсы булдырмас өчен төзүчеләргә кирәкле чаралар күрергә боерды.
Аннары Рөстәм Миңнехановка кайбер тарихи объектларны реконструкцияләүнең барышы турында сөйләделәр, шул исәптән Галиев йорты һәм Г.Кариев исемендәге Казан яшь тамашачы театры бинасы хакында. Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, алар барысы да үзләренең тарихи кыяфәтләренә мөмкин кадәр туры килергә тиеш.
Рөстәм Миңнеханов барлык тәкъдим ителгән проектларны хуплады, әмма бары тик экспертлар комиссиясе һәм Казанның архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе белән килештергәннән соң гына эшкә керешергә кирәк, диде.