Татарстанның Диния нәзарәте тарафыннан саллы, дини тарихыбызны барлаган шактый басмалар дөнья күрә. Берничә көн элек кенә ачылган данлыклы Галиев гыйбадәтханәсенә нисбәтле “Галеевская мечеть. История возрождения» - «Галиев мәчете. Яңарыш тарихы” дип аталган яңа китап нәшер иттелде.
Диния нәзарәтенең матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, җыентык Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның язмасы белән башлана. “Галиев мәчете Иске татар бистәсе үзәгендә урнашкан. Һәр татарның күңелендә Иске Татар бистәсенең тарихи мәчетләренә карата җылы тойгы яши, чөнки нәкъ биредә милли рухка, безнең халыкка хас традицияләргә якынаерга мөмкин. Әлеге мәчетләр татар халкының рухи остазларын, мәгърифәтче шәхесләрен, элитасын тәрбияләгән. Бу мәчетләрдә Шиһабетдин Мәрҗани, Габдулла Тукай, Каюм Насыйри, Галимҗан Баруди, Галиәскар Камал, Нәкый Исәнбәт һәм башка бик күп шәхесләребез намаз укыган, дога кылган. Икенче төрле әйткәндә, иске Казан мәчетләрендә һәм мәдрәсәләрендә татар халкының үзаңы, мәдәнияте, рухи байлыгы формалашкан. Аллаһ боерса, Галиев мәчете алга та да бер дини үзәк булып, Пәйгамбәребез сөннәтен үстереп, иман һәм гыйлем нуры биреп халкыбызга хезмәт итәр”, - диелә анда.
Китапта Галиев мәчете тарихы, төзелеш үзенчәлекләре җентекләп бәян ителгән. Төрле гасырларга, елларга караган күп сандагы фотолар белән баетылган. Әлеге басмада Казанның башка тарихи мәчетләре белән дә танышырга мөмкин.
Галиев мәчетенең тарихы зур, үзенчәлекле. Тарихчылар язып калдырган буенча, мәчеттә беренче намаз 1800 елда укылганы мәгълүм. 215 елдан соң без янә шушы тарихи мәчетне торгыза алдык. Әлбәттә, ул бик җимерелгән хәлдә иде. Аны кабат төзекләндерүгә күп тырышлык куелды.
Иң беренче чиратта, мәчет татар халкының олуг дин белгече имам Сәгыйть бин Әхмәт нәселе белән бәйле. Мәчеттә төрле вакытларда Сәгыйть мулланың өч улы һәм бер оныгы имамлык иткән.
1882 елда бай сәүдәгәр Галиевның улы – күренекле галим һәм реформатор Галимҗан Баруди Сәгыйть мулланың оныгына ярдәмче булып килгән. Һәм ул мәчет каршында данлыклы "Мөхәммәдия" мәдрәсәсен оештыра. Шулай ук биредә Барудиның туганы - Габдрахман Галиев та имам булган.
Шулай итеп, татар халкының ике динле, эшлекле нәселе – Сәгыйтовлар һәм Галиевлар мәчетне яшәткән, саклаган, үстергән.
Әлеге китапның авторы атказанган фән эшлеклесе Нияз ага Халит. Җыентыкны басмага нәзарәтнең матбугат хезмәте әзерләде.