2015 ел Татарстанда Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителгән иде. Узып баручы ел республикадагы яшел зоналар өчен уңышлы һәм уңдырышлы ел булды, дип авыз тутырып әйтергә мөмкин.
Ел дәвамында 143 парк һәм скверны төзекләндерү бурычы куелды. Аларның 75е – өр-яңадан төзелсә, 68ендә капиталь төзекләндерү эшләре башкарылырга тиеш иде. Бу эш өчен Татарстан бюджетыннан 1 миллиард сум күләмендә акча бүлеп бирелде. Нәтиҗәләр мондый: 140 объектта эшләр тулысынча тәмамланды. 65 объектка капиталь ремонт үткәрелде, 75е өр-яңадан төзелде.
Халык белән бергә үзгәртәләр
Ничәмә-ничә еллар дәвамында юньле-рәтле ремонт күрмәгән Казан парклары, төзекләндерү эшләре башлангач, бераз җиңел сулап куйгандыр, мөгаен. Ник дигәндә, эшләми торган фонтаннар, ватык эскәмияләр, чүп үләне басып киткән урыннарда кемнең генә ял итәсе килер икән?
Әлбәттә, парк һәм скверларны эшмәкәр һәм меценатлар ярдәменнән башка рәткә китереп булмас иде. Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман да үзенең бер чыгышында: “Эшкуарларның үз республика-районнары үсешенә кулдан килгәнчә өлеш кертергә тырышуы минем өчен ачыш булды. Инвесторларның алга таба да паркларның иганәчеләре буларак чыгыш ясауларын теләр идек”, – дигән иде.
Парк-скверларга чын мәгънәсендә халык белән бергә яңа сулыш өрделәр. Мәсәлән, Казанда гына да яшел зона тирәсендә яшәүчеләр белән 20 очрашу узды. Мондый очрашуларда халык зур активлык күрсәтеп, паркларны яхшырту буенча үз тәкъдимнәрен җиткерде.
Эт асраучыларга да, ниһаять, йөз белән борыла башладылар. Алар өчен Тинчурин, “Континент”, Сәетгалиев исемендәге Мәдәният йорты каршындагы паркларда махсус мәйданчыклар булдырылды.
Шунысын да искәртергә кирәк: Казанның яшел зоналарында мөмкинлекләре чикле кешеләргә дә махсус җайланмалар тәкъдим ителә. “Уңайлы мохит” программасын да читтә калдырмыйлар. Мәсәлән, Киров бакчасы – сукырлар өчен яраклаштырылган Россиядәге бердәнбер парк.
Кабан күле яңара
Кабан күле буйларын тәртипкә китерүгә аерым тукталыйк. Шәһәр үзәгендәге күлнең ярларын ныгытуга махсус конкурс та игълан ителгән иде. Әлеге бәйгедә Россия һәм чит ил ширкәтләре катнашты. Нәтиҗәдә, Россия-Кытай архитектура бюролары җиңеп чыкты.
- Без экологик материалларга өстенлек биреп, бетоннан баш тартабыз. Суны чистартып, аңа керү юлын ачабыз, мәдәни чаралар уздыру өчен үзенчәлекле мохит тудырабыз, - ди Turenscape ширкәтенең директоры һәм баш дизайнеры Конгжан Ю.
Гомумән алганда, әлеге концепциянең бөтен идеясе дә мәдәни мираска таянуны, шәһәрнең тарихи йөзен саклап калуны күздә тота. Су төс бирә, ә мәдәният табигать белән берлектә үсеш кичерә. Turenscape бюросы өчен иң мөһиме - иҗтимагый киңлекнең экологик балансын булдыру.
Кабан күле ярларын төзекләндерүнең беренче этабын 2016 елның апрель-май айларында тормышка ашырырга ниятлиләр.
Районнарга да чират җитте
Быелгы программа республика районнарын да читләтеп үтмәде. Мәсәлән, Әлмәттә “Шәмсенур” паркы белән беррәттән Тукай, Әминов, “Яшьлек” парклары, Түбән Камада Г.Тукай исемендәге парк, Чаллыда Сидоров һәм Комсомол парклары ачылды, булганнары яңартылды.
Ә октябрь аенда Парк һәм скверлар елы командасы муниципаль берәмлекләргә ревизия үткәрде. 12-26 октябрь көннәрендә Татарстанның төрле районнарында программаның нәтиҗәләре тикшерелде. Республиканың 32 районында 69 объект иләк аша узды. Һәр район буенча хакимият вәкилләренә, архитекторларга, яшелләндерүчеләргә, төзүчеләргә тәкъдимнәр җиткерде. Елга-күлләр булган һәр районда алар су буенда урнашкан объектларны да күзәткән. Кайдадыр эшләр гөрләп барса, кайбер районнарда шактый аксый.
Яңа сезон кайчан ачылыр?
Паркларның яңа сезоны 2016 елның 1 маенда ачылачак. Нәкъ менә шушы көннән казанлылар өчен яңа тормыш башланыр, дип көтелә. Төрле чаралар май аеннан октябрьгә кадәр биналарда түгел, ә шушы парклар һәм скверлар территориясендә узарга тиеш.
Кече һәм урта бизнес вәкилләре дә парк-скверларда үз эшчәнлеген җәелдерә ала.
Казан паркларының үз йөзен булдыру – шулай ук зур әһәмияткә ия мәсьәлә. “Крылья Советов” паркында бу юнәлештә инде эшләр бара. 50 еллык тарихны чагылдырган махсус стиль бары тик бу паркка гына хас.
Әлбәттә, башкарасы эшләр күп әле. Алга таба Аккош күле һәм Имәнлек урманнарына да игътибар итәргә кирәк. Җитмәсә, Әмәт һәм Горький урманнарында башланган төзелеш эшләре дә җәмәгатьчелектә уңай фикерләр уятмый. Наталия Фишман фикеренчә, шәһәр урманнарын төзекләндерү казанлыларны да актив спорт белән шөгыльләнергә этәрәчәк.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Парклар һәм скверлар елының дәвам итәчәген белдерде. Төгәлрәге, Парклар елы су саклау зоналары елы белән дәвам иттереләчәк. 2015 елның 5-6 сентябрь көннәрендә узган Парклар һәм скверлар фестивалендә Татарстан өчен шәһәр иҗтимагый киңлекләренең даими форматы булырга тиеш, дип ассызыклады Президент. Фестиваль дәвамында 50 меңнән артык кеше ял иткән.
Рөстәм Миңнеханов үз Юлламасында әйләнә-тирә мохитне үстерү киләсе елларның өстенлекле юнәлеше булуын белдерде. Шуңа өстәп, паркларда ял итү культурасын да булдырырга кирәк. Калган эшкә кар ява, ди халык. Тик бу Татарстанның яшел зоналарына кагылмый. Төзекләндерү, яңарту эшләре 2016 елда да дәвам итәчәк.
Казан парк һәм скверлары саннарда:
35 000 метрдан артык – яңа велосипед һәм җәяүле юлларының озынлыгы
400 яңа урын – төзекләндергән парклар янындагы парковка зоналарында
35 чатыр белән беррәттән перголалар да ясалган
1000нән артык кече архитектура формалары – шәһәрдә шуның кадәр урам диваннары, автор эскәмияләре пәйда булган
6500нан артык – куак, 700 агач утыртылган
Алинә МИННЕВӘЛИЕВА