Сәләтнең ниндие генә юк анда!

2015 елның 27 декабре, якшәмбе

Җир йөзендәге бөтен нәрсә мәхәббәттән: үзеңне әйләндереп алган табигатьне, якыннарыңны, балаларыңны, тормышны яратудан башлана.  Кеше үзен кайчан бәхетле, уңышлы хис итә икән соң?  "Үзеңне яратканнарына ышанып яшәү - тормышта иң зур бәхет менә шушы" диләр акыл ияләре. Янәшәңдә Рәмзия Рим кызы Камалова кебек җылылык, шатлык, кайгыртучанлык һәм игътибарлылык бүләк итә белүче кешеләр булу - үзе бәхет.
1960 нчы елның 24 декабрендә Казанда Зөлфия Нигъмәт кызы белән Рим Лотфулла улы Хәмидуллиннар гаиләсендә  бер кызчык туа. Аңа Рәмзия дип исем кушалар. Гаиләдәге катлаулылыклар  кечкенәдән үк кызның холкын чыныктыра,  тормыштагы бөтен нәрсәгә  үз тырышлыгы белән ирешергә өйрәтә. Киңәшергә-серләшергә абый-апалары да, эне-сеңелләре дә булмый. Күп балалы зур һәм тату гаилә турындагы хыял аның башында нәкъ менә шул чакта туа.
Казанның 1 нче мәктәбендә укыган еллар сизелми дә үтеп китә. Кызыксынучан кыз күп нәрсәләрне үзенә буйсындыра: акробатика, бию, "Бәйләү" түгәрәге, ул елларда популярлашып киткән  уен кораллары белән мавыгу. Актив, инициативалы, оештыру сәләтенә ия булганлыктан, аны отряд советы, дружина советы рәисе итеп сайлыйлар. Мәктәп еллары кызыклы вакыйгалар, чаралар, казанышлары белән истә калган. 1978 елда 10 сыйныф укучысы Рәмзия Хәмидуллина ВЛКСМ Үзәк Комитетының "Яхшы укыганы өчен" дигән значок белән бүләкләнә.
Кечкенә чагында ук балалар белән  эшләргә, тәрбияче  булырга хыяллана. Мәктәп тәмамлагач, Рәмзия Казан дәүләт педагогика институтының физика-математика факультетына  укырга керә. Студент еллары шаулап-гөрләп үтеп китә: укытучы, пионерлар отряды вожатые булып практика  узулар, төзелеш отряды белән Әстерханга барулар, ГТО нормасын тапшырганда көмеш значок алулар. Ә 1981 елда "Комсомолда актив эшләгән өчен" дигән грамота белән бүләкләнә.

1982 нче елда  яшь укытучы  комиссия юлламасы буенча гына түгел, ә бәлки язмыш кушуы буенча да Биектауның 1 нче мәктәбенә эшкә килә. Аның тормышы биредә дә кайнап тора: яшь укытучылар советында катнаша, туристлык слетлары, сәяхәтләр, спорт ярышлары оештыра, укытучыларның комсомол оешмасы эшендә  актив катнаша. Күп еллар буена ТАССРның Биектау халык судында халык утырышчысы  да була. 1986 елда Рәмзия Рим кызы  ВЛКСМ Үзәк Комитетының "Иң яхшы комсомол укытучыга" дигән билгесе белән бүләкләнә.
Ул математика буенча меңләгән дәрес бирде, йөзләгән укучыда шушы фәнгә карата кызыксыну уятты. Кешеләргә карата яхшы мөгамәлә, һөнәри осталык, аралашу сәләте, ихласлылык, намуслылык - болар Рәмзия Рим кызының төп сыйфатлары. Аның көч-куәтенә, эш дип янып йөрүләренә, тормышчанлыгына сокланмый һич мөмкин түгел! Безнең мәктәптә ул җитәкчелек итә  торган "Лидерлык" түгәрәге  нәкъ менә шушындый сыйфатлар тәрбияли дә. 2014 елда аның командасы "Лидерның инициативалы көне"  дип аталган республика конкурсында 2 нче урынны алды. Укучыларының күбесе  тормышта уңышка ирештеләр, абруйлы кешеләр: программачылар, бизнесменнар, тәрҗемәчеләр, башка өлкәләрдә белгечләр булдылар. Рәмзия Рим кызы укучылары өчен тирән белемле укытучы гына түгел, ул барыннан да бигрәк  сизгер күңелле, барысына да бердәй яхшы мөнәсәбәтле кеше дә. Ул балаларны ярата, аларның һәркайсының  мөмкинлекләренә һәм уңышка ирешәчәкләренә ышана. Элекке укучыларыннан берсе Елена Иванова аның турында: "Мәктәп хатирәләре барыннан да бигрәк   яраткан сыйныф җитәкчебез Рәмзия Рим кызы белән бәйле. Ул эшчән, энергияле, мәрхәмәтле, һөнәрен яратып башкара. Таләпчән, әмма гадел. Иң гаҗәбе шунда: егерме биш ел вакыт узды, ә ул элеккечә үк чибәр, шат күңелле, безне укыткан вакыттагы кебек яшь! Авыр хезмәте өчен Рәмзия Римовнага  ихлас рәхмәт сүзләре әйтеп, үзе укытып чыгарган укучыларның балаларын тәрбияләүдә уңышлар телисе килә", - диде.
1989 нчы елда  Биектау районының ЗАГС бүлегендәге кенәгәдә Рәмзия Рим кызы белән Айдар Ленар улы Камаловлар гаиләсе барлыкка килүе турындагы язма пәйда булды. Һәр нәрсәдә талантлы шушы ике кеше берләшкәч, зур һәм тату гаилә турындагы балачак хыялы да тормышка аша башлый. Бәхет үзеннән-үзе генә килми,  ул - тырышлык нәтиҗәсе. Бәхет өчен безгә нәрсә кирәк соң? Әллә ни күп тә түгел: якыннарыбыз һәм кадерле кешеләребезне ярату  һәм аларның күңел җылысын тоеп яшәү - бары шул гына. Француз язучысы, фәлсәфәче Дени Дидро: "Иң бәхетле кеше - бик күп кешегә бәхет бүләк иткән кеше" - дип язган. Бу сүзләр Рәмзия Рим кызына бик тә туры килеп тора. Сөекле тормыш иптәше, кайгыртучан ана, чын дус, коллективның  алмаштыргысыз әгъзасы.
Рәмзия Рим кызы Һәм Айдар Ленар улы - тормышта уңышка ирешкән һәм талантлы әти-әни. Бер-береңне ярату, хөрмәт итү, әдәплелек, зыялык, намуслылык  шартларында үскән балалар әти-әнинең горурлыгына әверелә.
Олы уллары Аяз Казанның 2 нче лицей-интернатын алтын медальгә тәмамлады. Район һәм республика күләмендәге фән олимпиадаларында  күп тапкырлар җиңү яулады, ә экология буенча укучыларның Бөтенроссия фән олимпиадасының финал туры призеры булды. Аяз икътисад һәм кинематография юнәлеше буенча  Гарәб Әмирлекләрендәге Нью-Йорк университетын тәмамлады. Укыган дәвердә иң алдынгы  студентлар белән бергә дөньяның иң яхшы уку йортларында: Нью-Йоркта, Прагада, Аргентинада Буэнос-Айреста, Европаның күп илләрендә  курслар узды. Иранга, Шри-Ланка утравына, Һиндстанга бару мөмкинлеге  дә булды.
Икенче уллары Алмаз абыйсы эзләреннән китте: шулай ук Казанның 2 нче лицей-интернатын көмеш медальгә тәмамлады; район һәм республика күләмендәге фән олимпиадаларында җиңүләр яулады, икътисад  буенча  укучыларның Бөтенроссия фән олимпиадасының  финал этабында призлы урынны алды. Хәзерге вакытта Абу Дабида  Нью-Йорк  университеты студенты. Макроикътисадта  югары квалификацияле белгеч булырга җыена. Алмаз Австралиядә, Бөекбританиядә булды, Аргентинага һәм АКШка  барырга җыена.
Кызлары Әдилә, 2015 елда Биектауның 1 нче урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлап,  Казан федераль университетының  Филология һәм культура коммуникация  институтында белем ала. Аның исеме Биектау районыннан еракларга билгеле булды: талантлы җырчы төрле конкурсларда лауреат исемнәре яулады һәм җиңеп чыкты, ә үзәк мәдәният йортында бер генә концерт та аның катнашыннан башка гына узмый.
Бу казанышларның  барысының да нигезендә, әлбәттә, - балаларындагы табигый сәләтләрне  үстереп,  аларга тиешле юнәлеш бирә алган әти-әни. Рәмзия Рим кызы - әлеге җылылык, яктылык һәм мәхәббәт учагын сүндерми саклаучы тыйнак хатын. Хәзерге заманда мондый кешеләр сирәк. Андыйлар яныннан тукталмый үтеп китеп  булмый - сөйләшәсе, уңай  хисләр аласы килә. Ул укучылар арасында да, укытучылар  коллективында да  кызыклы эшләрне башлап йөрүче. Ул һәрвакыт гаделлек, коллектив әгъзаларының хокуклары һәм мәнфәгатьләре сагында. Үзенә йөкләнгән бурычларны зур җаваплылык белән башкаручы  профсоюз комитеты рәисе булганга гына да түгел. Ул һәркемнең шатлыгын да, кайгысын да йөрәге аша уздыра. Елап торган бала яныннан битараф узып китә алмый. Бик тә сизгер, һәркемгә  яхшылык теләүче кеше.
Юбилее алдыннан 1 нче Биектау урта мәктәбе коллективы  яраткан  хезмәттәшебезне туган көне белән котлады. Аңа һаман яшь,  сизгер күңелле һәм тормышчан булып калуын телибез.
 
Хөрмәт хисләре белән 1 нче Биектау урта мәктәбе коллективы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International