“Дөньяның бәллүр йөрәге “ фестиваль-конкурсы

2015 елның 27 декабре, якшәмбе

Казанда “Сәйдәш” мәдәни үзәгендә   күптән түгел балалар һәм үсмерләр иҗатының “Дөньяның бәллүр йөрәге” дигән  Халыкара фестиваль-конкурс узды. Анда “Балкыш” Балалар иҗаты йортының Екатерина Холина җитәкчелегендәге “Мандарин” бию студиясе катнашты. Балалар үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр, шулай ук Татарстанның һәм Россиянең төрле шәһәрләреннән килүчеләрнең  чыгышларын да карадылар.

Сәхнә фестивалендә  һәркемгә урын табыла. Көчлеләрнең күрсәтерлек казанышлары булса, йомшагракларга өйрәнерлек әйберләр бар. Безнекеләр “Буыннан –  буынга” дип аталган сәхнәләштерелгән өзек белән “Халык биюе” номинациясендә  1 дәрәҗәле дипломантлар булдылар. Ә кечкенә Зарина Гобәйдуллина бию бәйгесендә  җиңү яулады һәм акчалата призга лаек булды. Балаларның барысын да котлыйбыз!

“Дөньяның бәллүр йөрәге”  дигән фестиваль хәрәкәте – елмаюлар, күтәренке күңел һәм бәхетле  хатирәләр.

Екатерина ХОЛИНА,

“Балкыш” Балалар иҗаты йортының  өстәмә белем бирү педагогы 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International