Алан-Бәксәр авыл җирлегендә Яңа 2016 елны каршы алуга әзерлек эшләре ахырына якыная.

2015 елның 26 декабре, шимбә
Алан-Бәксәр авыл җирлегендә Яңа 2016 елны каршы алуга әзерлек эшләре ахырына якыная. Мәдәният йорты каршында куелган төп чыршы бизәлеп, утларын яндырып 26 декабрь көнне булачак ачылышны көтә. Бәйрәмдә катнашачак артистлар - Кыш бабай, Кар кызы, әкият геройлары чыгышларын соңгы тапкыр кабатлап осталыкларын чарлыйлар. Тиздән, бик тиздән Чыршы үз янына балалар һәм килгән кунакларны җыячак. Барыгызны да 26 декабрь сәг. кичке алтыда Мәдәният йорты каршында көтәбез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International