Юртыш авылында яңа ел чыршысы ачылды.

2015 елның 23 декабре, чәршәмбе

20 декабрь көнне Мәмдәл авыл җирлегендә Яңа ел чыршысын ачу булды. Төп урам чыршысы Юртыш авылында куелды. Кичке сәгать 7 дә башланган чараны авыл җирлеге башлыгы Сафиуллин Ф.Г. ачып җибәрде. Бәйрәм төрле уеннар һәм концерт номерлары белән чиратлашып барды. Килгән тамашачыларны кайнар чәй һәм коймак белән сыйладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International