Татарстанда психик тайпылышлылар хастаханәсеннән куркыныч авыру качкан

2015 елның 16 декабре, чәршәмбе

Алабуганың психик яктан сау булмаган ир-аты әлеге җирле хастаханәдә 2002 елдан бирле дәвалана икән инде.

 

 

Аның әнисе кияүгә чыгып, Пенза якларына күченеп киткән. Авыру чираттагы тапкыр хастаханәдән чыгып качып, әнисе янына барып җитә алган, дип хәбәр итә "Лениногорские вести". Әнисе аны өендә урнаштырганнан соң, Алабугага шалтыратып, улының кайдалыгын хәбәр иткән. Авыру артыннан Алабуганың полиция хезмәткәрләре килгән. Әмма ул бу хакта сизеп алып, качарга уйлаган. Аны үги әтисе генә туктатып кала алган. Дөрес, үзенең сәламәтлегенә зыян китерү бәрабәренә генә – авыру аңа алдан яшереп куйган пычагы белән чәнчеп алырга өлгергән.

 

Үги әтинең гомерен саклап калганнар, Алабуга качагын исә Пенза өлкәсендәге психиатрия хастаханәсенә озатканнар. Тиздән ул Алабугага кайтартылырга тиеш, ди.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International