Министрлыкта Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне дәвам итә

2015 елның 14 декабре, дүшәмбе

Бу минутларда ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында гражданнарны кабул итү көне уза. Әлеге чара Россия Федерациясе Президенты боерыгы нигезендә үткәрелә.

Хәзерге вакытта 11 кеше кабул ителгән. Мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге пенсионерларга һәм инвалидларга матди ярдәм күрсәтү, эшсез гражданнарны эшкә урнаштыру белән бәйле. 

Гражданнарны кабул итү 20.00 сәгатькә кадәр үткәреләчәк.

Чара түбәндәге адрес буенча уза: Казан шәһәре, Волгоград урамы, 47 йорт.


Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International