Кунакларны спорт чаралары, сәламәт туклану ярминкәсе, эстраданың яшь йолдызлары концерты көтә.
"Исәнме, тормыш!" дип аталган беренче хәйрия фестивале 12 декабрьдә Кремль яр буенда узачак. Республикалылар сәламәт туклану ярминкәсе, спорт марафоны, бию флешмобы көтә. Монннан тыш, теләгән кеше бушлай кухнядан тәмле ризыклардан авыз итә алачак. Оештыручылар балаларны да онытмаган: алар өчен шугалак һәм махсус мәйданчыклар оештырылачак.