Татарстан – халыкара террористларның янау ихтималы режимында

2015 елның 5 декабре, шимбә

Хәзерге вакытта терроризм куркынычы янау ихтималы булган объектларны һәм кеше күп җыела торган урыннарны саклау дәрәҗәсен тагын да арттыру мәсьәләләре актуаль булып кала бирә. Бүген әлеге темага Татарстанның Хөкүмәт йортындагы киңәшмә вакытында да сөйләштеләр.

Республиканың терроризмга каршы комиссиясе халыкны саклау дәрәҗәсен арттыру кирәклеге турында белдерде. Хокук саклау органнары һәм махсус хезмәтләрнең тәүлек буе кизү торулары турында игълан ителде. Бүген белгечләр потенциаль террористларны билгеләр өчен барысын да эшли. Бу эшчәнлектә республикада яшәүчеләрнең дә актив катнашуларын телиләр. Тынычлык саклау, тирә-юньдәгеләргә игътибарлырак булырга кирәк. Теләсә нинди шикле вакыйгалар, әйберләр турында түбәндәге номерларга шалтыратыгыз:

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Кизү бүлеге - 02 (мобиль телефоннар өчен – 020)

Татарстан буенча Куркынычсызлык федераль хезмәте идарәсе – (843) 231-45-55

Коткару хезмәтенең бердәм номеры – 112

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International