Төркия туристларына алмашка - юмарт кытайлар

2015 елның 5 декабре, шимбә

Туризм өчен шактый катлаулы чор җитте. Соңгы вакыттагы вакыйгалар – Мисырдагы авиаһәлакәт һәм Төркия белән Россия арасында көтмәгәндә чыккан низаг – илебез туроператорларына бигрәк тә тискәре йогынты ясады. Алар зур югалтулар кичерә, әмма дәүләттән матди ярдәмгә өметләнергә кирәкми, дип белдерде Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты башлыгы Сергей Иванов.

 

2015 елның тугыз аенда Татарстаннан Төркиягә һава юлы белән 235 мең турист барып кайткан. Быелның языннан көзгә кадәр Мисырга очучылар саны исә  80 мең чамасы тәшкил иткән. Булган вакыйгалардан соң бу илләрдәге ял зур сорау астына куелды. Хәзер татарстанлыларга Израиль, Иордания һәм Урта диңгез буена турлар тәкъдим ителә.


Иң зур кыенлыклар бу вәзгыятьтә туроператорлар җилкәсенә ятты. Аларның күбесе бүген зур югалтулар кичерә. Татарстан Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе Рәфис Борһанов туризм тармагында эшләүчеләрне төшенкелеккә бирелмәскә чакыра. Аның сүзләренчә, икътисад барлык процессларны көйли. Кемдер өчен бу вәзгыять аяныч нәтиҗәләр белән тәмамланачак, әмма икенче берәүләр, киресенчә, югарыга күтәреләчәк. Әмма туристик хезмәтләр базарының “саегуы” бүген инде шиксез. Шул ук вакытта, ябылган фирмаларны бик тиз яңалары алыштырачак.

Сергей Иванов туризм тармагында эшләүчеләр өчен сөенечле хәбәр җиткерә алмады. Аның әйтүенчә, туроператорларга матди ярдәм күрсәтелмәячәк, чөнки мондый механизмнар, гомумән, эшләнмәгән.

- Төркиягә юлламалар сату һәм очышларны тыю туристлык сезоны ачылганчы булганлыктан, туристик агентлыклар маршрутларны вакытында башка илләргә үзгәртеп, тоткан  чыгымнарын киметә ала әле, - дип белдерде ул.

Төркия белән араларның бозылуы Татарстанга килүче туристларның санын да киметергә мөмкин. Соңгы елда республикабызда иң күп кунак булучылар арасында бу ил гражданнары да бар. Виза режимы кертелү белән төрекләр тугандаш республикага юлны онытыр, мөгаен. Әмма Татарстанда бу югалтуга артык көенмиләр - иң юмарт туристлар кытайлар икән. Шуңа да якындагы елларда бу ил вәкилләрен җәлеп итүгә зур көч юнәлтергә уйлыйлар.

Татарстанга килүчеләр арасында лидерлыкны Төркиядән кала, Кытай, Германия, АКШ һәм Италия туристлары тота икән. Кытайлар иң күп акча туздыруы булып танылган.  Финляндия, Иран, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән килүчеләр исәбенә дә туристлар агымын арттырырга җыеналар.

Гомумән алганда, быел Татарстан туристик индустриясендә түләүле хезмәтләр күләме 13 процентка арткан һәм 8,4 миллиард сум тәшкил иткән. Сергей Иванов сүзләренчә, монда әле яшәү һәм экскурсияләр өчен чыгымнар гына кергән. Реаль сан исә ике тапкырга артыграк. Гомумән алганда, туристик агым республикабызга былтыргы белән чагыштырганда, 14-18 процентка үскән. Киләсе елга да шуннан да кимрәк булмаган үсешкә өмет тоталар.

Татарстан музей тыюлыкларының популярлыгы артуы да зур сөенеч. Казан Кремле, Болгар, Биләр, Алабуга һәм Иске Казан музейларында 9 айда узган елның шул ук вакытына караганда туристлар исәбе 22-43%ка арткан. Кремльдә, әйтик, 1,6 миллион турист булган, былтыр бу сан 1,4 миллионны тәшкил иткән.

 


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International