“Һөнәр” сәләтлеләрне барлый

2015 елның 5 декабре, шимбә

Казанда 7-13 декабрь көннәрендә “Һөнәр” VII Бөтенроссия яшь режиссура фестивале уза. Фестивальдә Ташкент, Санкт-Петербург, Уфа, Ижау, Йошкар-Ола, Казан, Түбән Кама, Чаллы, Бөгелмә шәһәрләреннән режиссерлар катнаша.


“Һөнәр” спектакльләре Казанның 7 театраль мәйданында күрсәтелә: Камал театрының Зур һәм Кече сәхнәләрендә, “Әкият” курчак театрының Кече сәхнәсендә, К.Тинчурин һәм Рус яшь тамашачылар театрында, М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында, “Угол” иҗат лабораториясендә. “Һөнәр” VII Бөтенроссия яшь режиссура театр фестивале спектакльләренә Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург һәм Казан тәнкыйтьчеләре бәя бирәчәк. “Һөнәр”дә 19 спектакль тәкъдим ителәчәк. Араларында татар, рус телендәгеләре белән беррәттән, үзбәк, башкорт, мари, удмуртча спектакльләр дә бар.

Быел “Һөнәр” кысаларында беренче тапкыр “PRO/ДВИЖЕНИЕ 2015” конкурсының эскизлары да күрсәтеләчәк. Алар 9 һәм 13 декабрьдә “Угол” иҗат лабораториясендә тәкъдим ителәчәк. Керү – ирекле.

“Һөнәр” фестивале кысаларында өч эскиз тәкъдим ителү белән бергә “PRO/ДВИЖЕНИЕ 2015” конкурсының тәмамлануын аңлата. Әлеге бәйге “Первый” заманча драматургия һәм режиссура үзәге тарафыннан оештырыла.

Исегезгә төшереп узабыз: конкурсның беренче этабында пьесаларны кабул итеп, аларга бәя биргәннәр. Шул вакытта өч җиңүче билгеләнгән, шулай ук 8 пьесадан торган шорт-лист, 10 пьеса кергән лонг-лист төзелгән. Бәйгенең икенче этабында конкурска килгән пьесаларны укыганнар (читка). Һәм менә 9, 13 декабрь көннәрендә өч спектакльләрнең эскизлары тәкъдим ителәчәк.

9 декабрь, 14:30 «Зәңгәрсу ярда». Авторлары – Сөмбел Гаффарова, Йолдыз Миңнуллина, режиссеры – Регина Саттарова.

9 декабрь, 21:00. «Алеша Царевич һәм урман бүресе турында әкият». Авторы – Алексей Егоров, режиссеры - Елена Калаганова.

13 декабрь, 14:30. «Антигона һәм аның абыйлары». Авторы – Рөстәм Сабиров, режиссеры – Юлия Захарова.

Хәер, “Һөнәр” фестивале барышында мондый конкурс уздыру юкка гына түгел. Чөнки фестиваль белән бәйгенең бурычылары охшаш – театр өлкәсендә яңа йөзләр ачу, аларны үстерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International