Мәмдәл авыл җирлегенә кергән Мәмдәл һәм Юртыш авылларында 27 һәм 30 ноябрьләрдә әниләр көненә багышланган Айбаш һәм Мәмдәл авыл җирлекләре үзешчәннәре концерты булды. Котлау сүзе белән, район яңалыклары, башкарылган һәм башкарасы эшләр турында авыл җирлеге башлыгы Фәрид Габделхак улы чыгыш ясады. Концерт бик күңелле һәм тулы залларда үтте.