Татарстанның IT- секторы уңышлары һәм информатика буенча дөньякүләм олимпиадага әзерләнү турында RBC-2015 конференциясендә сөйләячәкләр

2015 елның 25 октябре, якшәмбе

Красноярск өлкәсенең Адлер районында ел саен үткәрелә торган RBC-2015 конференциясе үткәрелә.

Конференциядә Россиянең төрле регионнары һәм БДБ илләре вәкилләре катнаша. Алар цифралы дөньяның икътисадка йогынтысы, шул исәптән социаль өлкәгә һәм мәгариф өлкәсендә йогынтысы турында да фикер алышачак.

Татарстан Республикасыннан конференциядә ТР мәгълүмати технологияләр үзәге башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова катнаша. Ул Татарстанның ИТ-сектор уңышлары һәм 2016 елда Казанда узачак информатика буенча дөньякүләм олимпиадага әзерләнү турында сөйләячәк.


ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International