5 нче октябрь Укытучылар көне дип билгеләнгән. Педагог хезмәте барлык заманнарда да иң абруйлы хезмәт булды һәм шулай булып калачак та. Бүген сүзем Суыксу мәктәбендә 30 ел эшләгән, рус теле һәм әдәбияты укыткан Миләүшә Назыйм кызы Яруллина турында булачак.
Әйе, бу һөнәр Миләүшә апага кечкенәдән үк таныш. Ник дигәндә, ул бит укытучы гаиләсендә тәрбияләнгән кызчык. Миләүшә апаның әнисе Әминә Гомәр кызы үзе дә 42 ел Кече Рәс урта мәктәбендә директор һәм башлангыч сыйныф укытучысы вазыйфасын башкарды. Менә шуңа күрәдер дә Миләүшә Назыймовна да педагог һөнәрен сайлагандыр. Арча педагогика көллиятен тәмамлап, Миләүшә апа 1980-81 елларда Яңавыл мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты фәннәрен укыта башлый. Яшь кенә мөлаем кызны укучылары бик яраталар. Аның фәнен һәр көн көтеп алалар. Миләүшә Назыйм кызы, Яңавыл мәктәбендә 6 ел эшләгәч, укытуын Суыксу мәктәбендә дәвам итә. 1987 елдан башлап, 2011 елга кадәр балаларга үз фәненнән төпле белем бирә. Укыту дәверендә күп кенә Мактау грамоталарына лаек була. Шулай ук район күләмендәге фән олимпиадаларында балалар белән алдынгы урыннар ала. Миләүшә апа - үз эшенең остасы. Ул укучыларына төпле белем бирергә тырыша.
Тормыш гел бертөрле генә бармый. 2011 елда Миләүшә апаның әнисе каты авырып китә һәм ул, әнисен карарга дип, эштән китәргә мәҗбүр була. Ләкин бер елдан әнисе үлеп китә. Инде Миләүшә Назыйм кызын яңадан мәктәпкә әйләнеп килер, дип уйлыйлар. Күп еллар балалар укыткан укытучы үз эшенә кире кайтмый. Шуңа да карамастан, Миләүшә апаны элек укыткан укучылары онытмыйлар, һәр бәйрәмдә тәбрикләп торалар. Әйе, укытучы кешегә укыткан балаң сәлам бирсә дә, ул әле сине ихтирам итүен, онытмаган икәнлеген белдерә.
Миләүшә Назыйм кызының һөнәрләре бик күп. Ул моңлы итеп җырлый, төрле бизәкләр төшереп бәйли. Табигатьне ярата. Тагын ул, 1997 елдан башлап, тирән эчтәлекле шигырьләр яза. 18 ел эчендә туган авыл, туган нигез, илдә барган вакыйгалар турында, туган көннәргә, юбилейларга һәм күп төрле темаларга шигырьләр иҗат итә.
Ул шулай ук безнең мәдәният йортында уздырылган чараларда да актив катнаша. Һәрвакытта үзенең шигъри җанлы булуы белән аерылып тора. Без һәр елны, өлкән укытучыларның өйләренә барып, аларны бәйрәм белән котлыйбыз. Шулай ук Миләүшә апа да безнең белән бергә үзе язган шигырьләрен бергә укыткан өлкән укытучыларга бүләк итә.
Миләүшә апаның шигырьләре эчтәлекле, тирән мәгънә белән язылган. Менә шундый инде ул Миләүшә Назыйм кызы - укытучы, шагыйрь һәм яхшы әни.
Миләүшә апа, чын күңелдән сезгә сәламәтлек, бәхет телибез. Илһам чишмәгез беркайчан да саекмасын.
Барлык укытучыларны бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Аларга башкара торган эшләрендә сабырлык, саулык, гаилә бәхете телибез. Укыткан укучылары аларның йөзләренә тап төшермәсеннәр иде. Бәйрәмегез белән, хөрмәтле укытучылар!