2 октябрь көнне Алан-Бәксәр авыл җирлегендә Өлкәннәр көненә багышланган чаралар булып узды.

2015 елның 7 октябре, чәршәмбе
2 октябрь көнне Алан-Бәксәр авыл җирлегендә Өлкәннәр көненә багышланган чаралар булып узды. Алан-Бәксәр төп гомуми белем бирү һәм Гәр башлангыч белем бирү мәктәпләрендә бәйрәм уңаеннан концерт күрсәтелде. Шулай ук бу көнне ике авылда да өлкәннәр өчен бәйрәм табыннары әзерләнде. Пенсия яшендәге һәр кешегә спонсорлар тарафыннан әзерләнгән азык-төлек пакетлары өләшенде. Авыру, өйдән чыкмаучы өлкәннәрнең өйләренә барып хәлләрен белү оештырылды.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International