Сентябрьдә татарстанлыларга рекордлы электрон хезмәтләр күрсәтелгән

2015 елның 6 октябре, сишәмбе

Сентябрьдә Татарстан яшәүчеләренә 5,97 млн электрон хезмәт күрсәтелгән. Әлеге күрсәткеч узган елгы аналогик күрсәткечтән 86% күбрәк.

Сентябрьдә татарстанлылар 4,2 электрон запрос, 320,4 мең электрон гаариза, 740 мең электрон язылу һәм 690 млн сумга 694,5 мең электрон түләү башкарылган.

2015 елның 9 ае эчендә 38,5 млн электрон хезмәт күрсәтелгән. Узган елны 9 ай эчендә 21,9 млн электрон күрсәткеч булган.

ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында 1,46 млн шәхси кабинет теркәлгән.


ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International