Машина йөртү осталыгы буенча Халыкара өлкәннәр көненә багышланган V Республика конкурсына йомгак ясалды.
Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ Идарәсе комплексы территориясендә узган “Автобабай-2015” финалында 42 шофер катнашты. Конкурста транспорт чараларына идарә итү буенча “В” категорияле шоферлык хокукына ия булган 60 яшьтән узган ир-атлар һәм 55 яшьтән узган хатын-кызлар катнаша алды. Аларга ике этап узарга – вакыт исәбенә карап, җиңел машинага махсус күнегүләр үтәп идарә итүнең гамәли күнекмәләрен күрсәтергә һәм Юл хәрәкәте кагыйдәләренә кагылышлы сорауларга җавап бирергә кирәк булды. Автобабайлар барлык сынауларны да бер машинада – 14 нче модельдәге “Лада” машинасында уздылар.
“Автобабай-2015” финалында безнең районның Усад авылыннан шоферлык стажы 35 елдан артык булган Алексей Лазарев катнашты. Конкурс йомгаклары буенча ул 14 нче урынны алды. Катнашучыларның барысына да Дипломнар тапшырылды.