Мәгариф хезмәткәрләренең территориаль профсоюз оешмасыннан утырышта Биектауның 1 нче урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, яшь педагоглар-профсоюз лидерлары советы рәисе урынбасары Алина Арсланова катнашты. Ул Биектау районының территориаль профсоюз оешмасында яшь педагоглар белән территориаль РСПО рәисе Эльза Сабирова тарафыннан оештырылып, шушы елның май аеннан сентябренә кадәрге чорда яшь белгечләр белән уздырылган кайбер чаралар турындагы эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Югары бәя алган бу чаралар Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының республика комитеты игълан иткән Яшьләр елына багышланган.
Утырыш фән һәм мәгариф хезмәткәрләре республика комитетының баш белгече Гөлсинә Гафарова катнашында узды. Әлеге юнәлеш буенча якын арада уздырылырга тиешле чаралар һәм эшне ничек алга җибәрү турында сүз алып барылды, эшлекле киңәшләр бирелде.
Бүгенге көндә советның төп бурычы – республиканың яшь педагогларын берләштерү, муниципаль дәрәҗәдә аларның эш-чәнлеген активлаштыру, остазлыкны һәм актив, иҗади педагоглык эшчәнлеген оештыру.
Биектау районы башкарма комитетының мәгариф бүлегендә районның гомуми белем бирү учреждениеләрендәге башлангыч профсоюз оешмалары рәисләре белән профсоюзның юбилей көннәренә багышланган утырыш уздырылды. Анда яшь педагоглар белән профсоюз эшен оештыруга кагылышлы эшлекле киңәшләр бирелде, алар белән эшләү юнәлешләре билгеләнде, шулай ук Татарстан Республикасында профсоюз хәрәкәтенең ничек барлыкка килүе һәм тарихы турында сөйләнде.
Рђмзия КАМАЛОВА, 1 нче Биектау урта мђктђбенећ башлангыч профсоюз оешмасы рђисе.