Кыр эшләре төгәлләнеп килә

2015 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе

Җәйге-көзге  кыр эшләренең  иң  кызу  чоры  инде артта калды. Төп агрочаралар уздырылган яки менә-менә тәмамланырга тора. Шунлыктан,  күпмедер дәрәҗәдә йомгак ясап, нәтиҗә дә чыгарырга була.

Игеннәрне урып-җыюны игенче хезмәтенең таҗы дип юкка гына әйтмиләрдер. Басуларда үстерү өчен механизаторлар иртә яздан август башына кадәр бик күп көч куйган  игеннәр өлгерә. Быел бөртеклеләр һәм бөртекле-кузаклылар 31561 гектар  мәйдан биләде. Бү-генге  көндә барлык кишәрлекләр  җыеп алынган.   “Бөреле” ябык акционерлык җәмгыятендә бөртеккә  дип үстерелә торган 100 гектар кукуруз гына калган, тиздән  аны җыю эшләре дә башланачак.

Район буенча бөртеклеләрнең  уртача  уңышы  25,5 центнер тәшкил итте. “Битаман”, “Правда”, “Серп и молот”, “Татарстан” кебек  авыл хуҗалыгы предприятиеләре басулары уңышка юмартрак булды, аларда әйләнештән 34,5,  32,5, 28,9, 28,4 центнер җыеп алдылар.

2016 елгы уңыш  турында да алдан кайгыртучанлык күрсәтелде. 13100 гектарда  уҗым культуралары үстереләчәк кырлар тиешле вакытында  һәм  иң әйбәт элита сортлы, югары репродукцияле орлыклар белән  чәчелде.  Анда  инде куе шытымнар да баш калкыткан, әйләнә-тирәне яшеллеккә күмеп,  күзләрне рәхәтләндерәләр.

“Икенче икмәк” алу да  шундый ук  җаваплы чор.  Бәрәңге районда  700 гектарда  үстерелә, шул исәп-тән “Бөреле”дә – 300, “Каенлык”та – 160, “Татарстан”да – 100  һәм “Ватан”да – 80 гектарда.  Фермерлар арасында бәрәңгене иң күп җитештерүче  – Олы Кавалдан  Фоат Гыйззәтуллин, аның хуҗалыгында бәрәңге 50 гектар били. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш агрономы  Фидаил  Фердинанд улы Хәйретдинов  сүзләренә караганда, бүгенге көндә бәрәңге алу тәмам.  Уңыш  гектардан 209 центнер  чыккан. Мүлмә басуларыннан  239, Бөреле кырларыннан  235 әр центнер  җыеп алынган.

Җәй тәмамланып, көзгә кергәндә  игенчегә үтәлергә тиешле барлык эшләрне ничек итеп  үз вакытында, бөтенесен  берьюлы һәм әйбәт-ләп башкарып чыгу турында җитди уйланырга туры килә. Киләсе елда мул уңыш алу  өчен  туңга сөрүнең дә әһәмияте зур.

– План буенча безгә  29 мең гектар мәйданны туңга сөрергә кирәк, – дип сөйләде  Фидаил  Фердинанд улы. – Эшләр барлык хуҗалыкларда да, куелган таләпләрне үтәп, оешкан төстә алып барылды.  “Битаман”, “АгроХолдинг”, “Татарстан” кебек авыл хуҗалыгы предприятиеләре  туңга сөрүне инде тәмамладылар.  Башка хуҗалыкларда да  механизаторлар соң-гы гектарларда эшлиләр, сентябрьдәге һава  торышы быел  барлык көзге чараларны югары темпта һәм яхшы сыйфат белән  уздырырга мөмкинлек бирде.

Хәзерге  вакытта, терлекчелек өчен азык запасын тулыландырып, силоска кукуруз урдыралар. Районның кукуруз  басуы  2562 гектар  били, бүгенге көнгә аның 1200 гектары җыеп алынган инде. Мондый эш “Битаман”да һәм “АгроХолдинг”та    тәмамланып  та  килә.

– Әле алда зур эш тора – яшелчәләрне җыеп аласы бар. Алар нигездә Бөреле басуларында  үстерелә, – дип дәвам итте сүзен Фидаил Хәйретдинов. – Хәзерге вакытта һәркайсы 10ар гектарда үстерелгән кишер белән аш чөгендерен алалар. 60 гектар биләп торучы кәбестәне алу өчен күп көч кирәк булачак. Монысын да, аяз көннең һәр сәгатеннән файдаланып, үз вакытында башкарып чыгарбыз, дип өметләнәм.
Район хуҗалыкларында  техника ремонтлау, аны кышкы саклауга кую  эшләре башланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International