Хөрмәтле биектаулылар, районыбыз кунаклары!

2015 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе

Биектау муниципаль районында төзекләндерү буенча “Казан арты  энҗесе” дип исемләнгән бәйге бара. Гаризаларны теркәү этабы тәмам, ләкин “Халык тавыш бирүе” этабы дәвам итә.

Исегезгә төшерәбез: “Халык тавыш бирүе” этабы 1 нче сентябрьдә башланды һәм 2015 нче елның 15 нче сентябрендә 23 сәгать 59 минутына кадәр барачак. “Жемчужина Заказанья” конкурсы” бүлегендә көн саен төрле браузерлар (Internet Explorer, Google Chrome, Mozilla Firefox һ.б.) аша һәм http://vysokaya-gora.tatarstan.ru/rus/progolosuyte-viberite-pobeditelya.htm сылтамасы буенча тавыш бирергә мөмкин.

Урталыктагы нәтиҗәләр белән http://vysokaya-gora.tatarstan. ru/rus/promezhutochnie-rezultati-golosovaniya.htm сылтамасы буенча танышырга була. Тавыш бирегез һәм җиңүчеләрне сайлагыз! Сезнең кемне сайлавыгыз безнең өчен бик әһәмиятле!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International