Россиядә һәм Татарстанда "Яшел Россия" акциясе уза. Шулай Зәйнең "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре берьюлы берничә район паркында бәйрзм чаралары оештырырга ярдәм итә. Бу көнне Зәй халкын һәм кунакларын мәдәни-күңел ачу чаралары, киң бәйрәм программасы көтте.
Скверлар территориясендә Зәйнең район үзәк китапханә хезмәткәрләре "Әдәби укулар" чарасы оештырды.
Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре әлеге акция кысаларында Парклар һәм скверлар көнен уздырды. Барык җыелучылар да уеннарда актив катнаштылар, аттракционнарда уйнадылар.
Теләченең “Родник” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре дә әлеге чарадан читтә калмадылар. Акция кысаларында үзәк бинасы территориясендә җыештыру эшләре алып барылды.
Бу көннәрдә Биектау районындагы үзәк мәйданда бик уңайлы сквер ачылды. Биредә Биектауның "Эмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге “Развивай-ка” дигән уен мәйданчыгы тәкъдим итте.