Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Биектау муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Информацион басмалар
Гимн
Символика
Видеокүзәтү камералары
Территориаль планнаштыру схемасы
Район тормышы
Кулланучыларның хокукларын яклау
Координационный совет по вопросам поддержки и развития малого и среднего предпринимательства в Высокогорском муниципальном районе
Документлар
Статуслы документлар
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында район башлыгының норматив хокукый актлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында район Советының норматив хокукый актлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында район башкарма комитетының норматив хокукый актлары
Биектау муниципаль районының милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатаның боерыклары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Көнлек план
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтә
"Биектау ТВ" телевидениесы
Атналык план
Яңалыкларга язылу
"Биектау хәбәрләре"
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Гражданнарны кабул итү вакыты һәм тәртибе
Бәйләнеш
Интернет кабул иту бүлмәсе
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
«Халык контроле» дәүләт информацион системасы
Гариза үрнәкләре
Аралашу
Кирәкле мәгълүматлар
Сезнең уй-фикерегез
Сайт буенча ярдәм
Муниципаль районнар
Биектау муниципаль районы
Казанда беренче курс студентларының Белем көненә багышланган тантана узды
2015 елның 7 сентябре, дүшәмбе
"Казан Арена" стадионы янында беренче курс студентларының Белем көненә багышланган тантанасы булды. Мондый тантана быел беренче тапкыр уздырылды. Анда ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты. Шулай ук анда ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсхать Сәфәров, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, республика югары уку йортлары ректорлары һ.б. рәсми затлар да бар иде.
Тамашада Филүс Каһиров, Айгөл Хәйри, Илназ Сафиуллин, Айдар Сөләйманов, Алинә Шәрипҗанова һәм республиканың танылган башка артистлары чыгыш ясады. Аларның чыгышлары бердәмлеккә, туган якка мәхәббәткә мәдһия җырлаудан гыйбарәт иде. Беренче курс студентлары каршында Татарстанның 16 югары уку йорты ректоры да чыгыш ясады: алар җыр башкарды.
“Без дә студент булдык, әмма ректорлар безгә җырлар җырламады, җырларга рөхсәт итсә дә, без бик шатлана идек, - дип шаярудан башлады сүзен Рөстәм Миңнеханов. – Сез республиканың иң яхшы уку йортларында белем аласыз, Татарстанның башкаласы булган искиткеч Казан шәһәрендә яшисез. Казанда бик күп кызыклы вакыйгалар булып тора. Республика үсә, яңа проектлар гамәлгә ашырыла. Нефть сәнәгате, нефть эшкәртү, нефть химиясе, машина төзелеше — безгә бөтен җирдә, шул исәптән социаль, мәдәни өлкәләрдә дә, белгечләр кирәк. Мин сезне Белем көне белән тәбрик итәм һәм уңышлар телим”, - диде ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы һәм ректорларга рәхмәт әйтеп, мондый чараның ел саен уздырылачагына вәгъдәләде.
“Бүген студентлар, укытучылар, шул исәптән без, ректорлар, өчен дә зур бәйрәм. Быел бөтен белем бирү учреждениеләрендә дә укыту башланган көнне беренче тапкыр барыбыз бергә җыелабыз, - диде КФУ ректоры Илшат Гафуров. – Бары монда гына Казанның әйдәп баручы уку йортлары студентлары бергә туплана. Мондый җыеннар башка шәһәрләрдә дә була. Сезгә спорт өлкәсендә зур үрләр яулаган, мәдәният үзәге, иҗат каласы һәм, әлбәттә инде, студентлар шәһәре, белем бирү һәм фән шәһәре югары уку йотларына керү уңышы елмайды”, - диде ул.
КФУ студенты Адилә Мосабирова Рөстәм Миңнеханов һәм югары уку йортлары ректорлары каршында студент анты бирде. Стадионга җыелган беренче курс студентлары аның артыннан кабатлады.
Бәйрәм концерт номерлары белән дәвам итте.
Искәртеп узабыз: быел Татарстанның 27 югары уку йортында 24 меңләп беренче курс студенты белем ала башлый.
"Татар-информ" МА материаллары буенча
http://mon.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/469910.htm
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
апрель, 2026 ел
1 апрельдән 1 июньгә кадәр Россия Хезмәт министрлыгының «ВНИИ труда» ФДБУ цифрлы платформасында төбәкнең кадрлар ихтыяҗын формалаштыру турында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сораштыру уздыра
1 апрельдән 1 июньгә кадәр Россия Хезмәт министрлыгының «ВНИИ труда» ФДБУ цифрлы платформасында төбәкнең кадрлар ихтыяҗын формалаштыру турында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сораштыру уздыра
31
март, 2026 ел
01.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
01.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
28
март, 2026 ел
29.03.2026 елга ашыгыч кисәтү
29.03.2026 елга ашыгыч кисәтү
«ЭКОяз-2026 " экологик марафоны Старт ала
4 көннән Татарстанда ел саен үткәрелә торган «ЭкоЯз-2026»экологик марафоны старт ала. Ул 24 майга кадәр дәвам итәчәк
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз