Казанның дүрт мәктәбендә кытай телен өйрәнү проекты эшли башлады

2015 елның 7 сентябре, дүшәмбе
Казанның 4 мәктәбендә кытай телен өйрәнү проекты эшли башлады.

Бу хакта бүген Казан мэриясендә брифингта шәһәр Башкарма комитеты мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин белдерде. "Балалар, ата-аналар һәм җәмәгатьчелек бу предмет белән кызыксына. Әлеге мәктәпләр мисалында нинди нәтиҗәләргә ирешүебезне карыйбыз һәм алга таба барачакбыз", - диде ул.

Идарә башлыгы сүзләренә караганда, кытай телен 18 нче һәм 35 нче мәктәпләрдә, 1 нче һәм 6 нчы гимназияләрдә өйрәнәчәкләр. Кытай теле дәресләре атнага 1-3 сәгать керәчәк. Укучыларны тел белгечләре һәм Кытайда стажировка узган Казан вузларын тәмамлаучылар укытачак.

Илсур Һадиуллин сүзләренә караганда, Казанда кайбер мәктәпләрдә немец, француз, гарәп, испан телләре өстәмә дәрес буларак укытыла.


"Татар-информ" МА материаллары буенча
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International