Яңавылдан иң яхшы гаилә очрашуга барачак

2015 елның 11 августы, сишәмбе

Татарстан  Республикасы  көне  алдыннан  Татарстан  лидеры һәм аның хатыны  исеменнән иң яхшы гаиләләрне хөрмәтләүгә  багышланган  тантаналы  чара уздыру планлаштырыла.

Әлеге очрашуга  Биектау муниципаль  районыннан Яңавыл авылында 28 ел бергә гомер итүче  Наилә Кадыйр кызы белән Әсхәт Гаптеләхәт  улы Шәяхмәтовлар гаиләсе  барачак.

Гаилә башлыгы шәхси ярдәмче  хуҗалыгында  умартачылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.  Хатыны Наилә Кадыйр кызы авылда фельдшер булып эшли. Ир белән  хатын  дүрт  егет  тәрбияләп үстергәннәр.  Алар дүртесе дә  милли көрәш белән мавыгалар һәм район күләмендәге ярышларда җиңү яулыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International