Сәламәт тәндә – сәламәт рух

2015 елның 10 августы, дүшәмбе
Физкультурачылар көне – нинди эштә эшләвенә һәм ничә яшьтә булуына карамастан, спортка гашыйклар бәйрәме. Безнең районда  иң яхшы спортчылар, ветераннар, тренерлар һәм тормышларын физик шөгыльләрдән башка күз алдына да китерә алмаучыларны  хөрмәтләү гадәте онытылмый.

Физкультура-сәламәтләндерү эшен алга җибәрүгә районыбызда  зур игътибар бирелә. Спорт секцияләренә йөрүче, физик культура, спорт белән җитди шөгыльләнүче балалар саны елдан-ел арта бара. Спортның матди-техник базасын үстерү, югары класслы спортчылар әзерләү буенча безнең район республика лидерлары сафында. Әле быел гына да өч авылда – Коркачыкта, Дачноеда һәм Шәпшедә спорт мәйданчыклары  файдалануга тапшырылды, яңа стадион төзелеп килә. Шуңа күрә дә 7 августта  Физкультурачы көненә багышланган чараларда спортка битараф булмаган  һәркем  катнашты. “Биектау” универсаль спорт залы каршындагы мәйданчыкка  җыелучыларны каршылаганда яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Нәфис Миңнебаев:

– Шунысы куанычлы – бездә спорт белән ветераннар да, инвалидлар да  мавыга. Яшьләргә үрнәк алырлык  кешеләр бар, – диде.
Ул шулай ук районда спорт һәм физик культураны  үстерү эшен алып баручыларга рәхмәт белдерде, эшләрендә уңышлар, ярышларда яңа җиңүләр теләде.

Спорт  тормышындагы вакыйганы билгеләп үткәндә спортчылар, тренерлар һәм спорт үсешенә үзеннән өлеш керткәннәрне данлау-хөр-мәтләү һәм бүләкләү тантанасы да булды. “Биектау” спорт  комплексы тренерлары Надыйр Лотфуллин һәм Руслан  Талибов  Татарстан Республикасының  Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы грамотасы, спорт мәктәбе  тренеры  Александр Петухов  ТРның Яшьләр эшләре һәм спорт  министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Спорт мәктәбе тренеры Марсель Сәгыйтов  һәм Эдуард Гобәевка Биектау районы башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Нәфис Миңнебаев, инвалидлар җәмгыяте активисты  Әминә Ибниевага  Биектау районы башлыгының Мактау грамотасын тапшырганда,   Әминәнең спортчылар өчен нык торучанлык  һәм түземлелек үрнәге булуын  ассызыклады. Чөнки ул, бернигә дә карамастан, спорт белән шөгыльләнүен дәвам итә.

Спорт белән мавыгу  сәла-мәтлекне  ныгыта, актив  яшәү рәвеше алып барырга, куелган  максатыңа  ирешергә ярдәм итә. Бу сүзләрне  үзләренең   җиңү-ләре белән  спортта танылган  кешеләр дә хуплый, ә андыйлар районда аз түгел. Һөнәри бәйрәм көнендә дә Биектау егетләре район данын  яклау өчен спорт бәйгеләренә киттеләр.

Физик культура белән шөгыльләнү, ярышларда  катнашу  бала-чаганың да, спорт ветераннарының да хәленнән килерлек. Барлык спорт  бәйгеләрендә  катнашучы актив спортчылардан Михаил Романов, Миңнехан Вәлиуллин, Гомәр Гыйниятов, Солтан Биккениев, Наталья Бренделева, Дания Мортазина, Павел Иванов, Рәшид Гыйниятуллин, Фәүзия Гомәрова, Виктор Родионовның казанышлары  тантаналы шартларда  билгеләп  үтелде. Аларның барысына да  бүләкләр тапшырылды.

“Авыл яшьләре”  республика уеннарында катнашкан өчен тренерлар Рушан Минуллин һәм Станислав Тюрин  бүләкләнде.

Татарстан мөһим сәяси вакыйгага – республика Президентын сайларга әзерләнә һәм  яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Нәфис Миңнебаев, очрактан файдаланып, һәркемне, сайлау участокларына килеп, тавышын лаеклы кандидат өчен бирергә чакырды.

Биектау җире бүген дә  спортчыларга  бай, эстафетаны  яшьләр  дәвам итә. Яшь спортчыларның Физкультурачы көнен ничек билгеләп үтүләрен караганнан соң, моның  нәкъ менә шулай булуына инанырга мөмкин булды. Футбол  уеннары, шашка турниры, бадминтон ярышлары бәйрәмне тагын  да  күңеллерәк итте.


Елена МАРТЫНОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International