Үткен сүзле чая бригадир

2015 елның 7 августы, җомга

Ольга  Егоровна  Николашина турында  үз вакытында “Калининский” совхозында  үткен  сүзле чая бригадир дип әйтәләр иде. Мәшәкатьле һәм катлаулы  бригадир  һәм управляющий вазифаларын  ул илле  елдан артык нә-фис җилкәләрендә нык тотып алып барды. Күптән түгел  Ольга Егоровна 90 яшьлек юбилеен  билгеләп үтте.


Хезмәт ветеранын  тормышындагы шундый мөһим вакыйга белән  Биектау муниципаль  районы башкарма комитеты  җитәкчесе Илнар Мөхлисов,  Биектау авыл җирлеге  башлыгы Геннадий Беспалов котлады. Авыл  хуҗалыгы тармагында бөтен көчен биреп  эшләгәне  өчен рәхмәт белдерделәр, юбилее белән котлап, сәламәтлек, озын гомер, тыныч  картлык  теләделәр.

Ольга алты балалы ишле гаиләдә үскән. Шуңа күрә аңа ундүрт яшеннән  Киров исемендәге  колхозның кырчылык бригадасында эшләргә туры килгән. Биектау авылындагы күмәк хуҗалык ул чорда  шулай дип йөр-телә, аннары аны Калинин исемендәге колхоз дип үзгәртәләр, соңгы елларда исә, “Бөреле” сов-хозына кушканга кадәр, биредә “Калининский” совхозы булды.

Бөек Ватан сугышы башлану Ольганың 16 яшьлек чагына туры килә. Әмма яшь булуы аны йончыктыргыч оборона эшләреннән коткарып кала алмый. Нәни генә буйлы, нәфис гәүдәле үсмер кызның урманда агач  кисү эшләрендә катнашуын хәтта  күз  алдына  китерүе дә  кыен.

– Башта безне Яшел Үзән районына агач кисәргә җибәрделәр, аннары мари  урманнарына бара башладык. Барган саен безгә шуның  кадәрле кубометр агач әзерләргә дигән йөкләмә бирелә иде, – дип  сөйләде  Ольга Егоровна, ул елларны исенә төшереп. – Өйгә  кайтып  керергә өлгермисең, без-гә инде яңа эш әзерләп куелган була. Тагын юлга чыгабыз.

Кызның эшчәнлеген һәм чаялыгын колхозда сизеп алалар һәм, 1942 нче елда  ике атналык бригадирлар курсын тәмамлаганнан соң,  Киров исемендәге  колхозның ике бригадасына бригадир итеп билгелиләр.

– Сугыш елларында төп эшләр хатын-кызлар һәм үсмерләр  җилкәсендә булды, ә алар исә,   ни кушсаң, шуны башкардылар. Сугыш чорының кырыс законнарын да исләреннән чыгармадылар. Тик  монысы  иң мөһиме  түгел, иң әһәмиятлесе – бөтен кеше  дошманны җиңү хакына бар көчен туплап, тырышып эшләде, – диде  Ольга  Егоровна. – Сугыштан соң фронтовиклар кайта башлагач, хәлләр  катлауланды. Алар колхозда эшләргә атлыгып тормадылар, ә бәлки сәнәгать предприятиеләренә, төрле учреждениеләргә урнашырга  теләделәр.

Яшь бригадир тора-бара шактый тәҗрибә туплый һәм, кыенлыкларга да  карамастан,  коллектив хезмәтен оештыра белә: терлекчелектә дә, кырчылыкта да эшләр әйбәт бара. Ольга Николашина бригадир вазифаларын 1960 нчы елга кадәр уңышлы башкара. Шул елны аны, Биектау авыл Советының абруйлы, үз сүзендә нык тора белүче  депутатын,  шушы җирлекнең рәисе итеп сайлыйлар. Җиң сызганып, яңа көч-дәрт белән тагын эшкә тотына. Ул халык белән дә уртак тел таба, җитәкчеләр алдында да  каушап калмый.

Өч ел вакыт уза. Шушы дәвердә  колхозда дүрт бригадир алышына, зур бригаданың  җитештерү эшләре  түбән  тәгәри. Һәм Ольга Егоровнаның кире элекке эшенә килүен үтенәләр. 1963 нче елның мартыннан ул тагын Биектау авылындагы комплекслы бригаданы җитәкли башлый. Әлеге бригаданы хәтта аерым колхоз дип атасаң да була. Биредә 1000  гектардан артык сөрү  җирләре эшкәртелә, фермаларда 700 ләп баш мөгезле эре терлек, шул исәптән  250 сыер асрала. Ольга Егоровна эшкә үзенә хас  тәвәккәллек һәм үҗәтлек белән  керешә. Кемнеңдер килеп ярдәм иткәнен көтеп утырмый, сыер савучыларны да, механизаторларны да, шулай ук авыл хуҗалыгы техникасы өчен запас  частьләрне дә үзе эзли. Көнендә  фермаларны да карап  чыгарга, басуларда да булырга өлгерә.

Үз көче белән ике йорт җиткезүе бу ханымның нинди  тәвәккәл, максатчан   булуын дәлилли. Беренче  зур булмаган йортын  ул  агачтан  сала. Улы белән кызы үсә төшкәч, бу йортта кысанлык сизелә башлый. Шул чакта ул  йортның бөтен планын, бүлмәләрнең ничек урнашасын билгеләп, кирпечтән яңасын  төзетә. Ольга  Егоровна бу йортны бик яратып, бик  рәхәтләнеп яшәсә дә, еллар  үзенекен итә: аны сатып,  яңа йорттан барлык уңайлыклары булган фатир алырга туры килә. Менә шундый  мөстә-кыйль, барысын да уйлап  эш  итә  торган тәвәккәл хатын инде  ул  Ольга Егоровна. Аның янына балалары, оныклары көн саен кереп, хәлен белеп  чыгалар. Ул катлаулы язмышыннан канәгать һәм аның белән хаклы рәвештә горурлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International